Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиянең "Цезарь Куников" десант көймәсенә һөҗүм иткән


"Цезарь Куников", 2016 ел
"Цезарь Куников", 2016 ел

Украина ягы көймә батты дип ышандыра, Русия саклану министрлыгы әлегә фикер белдермәде.

Украина гаскәре Русиянең Кара диңгездәге "Цезарь Куников" зур десант көймәсенә һөҗүм иткән. Украин чыганаклары аны батты дип ышандыра, Мәскәү әлегә моңа фикер белдермәде.

"Украинская правда" язуынча, көймәгә аннексияләнгән Кырымның көньяк ярындагы Кацивели бистәсе янында дроннар белән һөҗүм иткәннәр. Украина гаскәре көймә батты ди. Киевны хуплый торган "Крымский ветер" Telegram-каналы исә бу урында коткару операциясе узарга мөмкин дип яза.

Русия саклану министрлыгына якын "Рыбарь" Telegram-каналы да һөҗүмне раслады, әмма нечкәлекләрен китермәде. Русиянең куәт оешмаларына якын чыганакларыннан алган мәгълүматларны чыгара торган "Два майора" аноним каналы экипаж исән, дип яза.

  • "Цезарь Куников" - Русиянең иң зур десант көймәләреннән берсе. Ул 1986 елда төзелгән. Дистә берәмлек техника һәм 300 кешедән артык десант ташый ала.
  • Бу көймә 2008 елда Русия белән Грузия хәрби низагында катнашты, Сүриядәге Русия хәрбиләре төркемен тәэмин итеп торды һәм Украинага каршы һөҗүмдә катнашты. 2022 елда Украинаның Бердянски портында украин хәрбиләре ракет белән һөҗүм итеп аны зарарлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG