Accessibility links

Кайнар хәбәр

Daimler "Камаз"дагы өлешен саткан. Бу Русиядән киткән соңгы зур Көнбатыш инвесторы


Алман концерны Камаз тормышында 2022 елның февраленнән, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле катнашмаган.

Daimler Truck алман машина төзелеше концерны (Mercedes-Benz Group-ка керә) 2024 елда Русиянең йөк машиналары җитештерүче иң зур оешмасы Камаздагы хиссәләренең 15 процентын саткан.

Бу хакта "Ведомости"га әңгәмәсендә "Камаз" баш мөдире Сергей Когогин сөйләгән.

Ул сатып алучының кем икәнен дә, килешүнең ничә сумга төшүен дә әйтмәгән.

Аның сүзләренчә, алман концерны Камаз тормышында 2022 елның февраленнән, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле катнашмаган.

— Аларның безнең оешма белән бәйле алдагы ниятләре билгеле түгел. Безнең өчен шул мөһимрәк: Европа партнерлары белән багланышларның бетүе һичшиксез без җитештергән продуктны үзгәртте, әмма сәүдәгә корылган техника җитештерү, модельләрне үстерү мөмкинлегенә йогынты ясамады, дигән ул.

  • Daimler Украинада сугыш башланганнан соң Русиядән киткән иң зур соңгы автоконцерн булды. "Камаз"ның 10 процент хиссәсен 2008 елда, Рубен Варданянның "Тройка диалог" инвестиция ширкәтеннән сатып алды. "Тройка" үзе 2012 елда "Сбербанк"ка сатылды.
  • 2010 елда Daimler һәм Европаның реконструкция һәм үсеш банкы "Камаз"ның тагын 5 процентын сатып алды. Бер проценты — алман автоконцернына, дүрт проценты - банкка булды. Соңрак Daimler банктагы ул хиссәләрне дә сатып алды.
  • "Камаз"ның төп хиссәчеләре - "Ростех" (47,1 процент) һәм "Автоинвест" (23,5 процент). Соңгысының хуҗалары - Варданян ( ышанычлы идарәчесе аша 20 процентына ия), Когогин (30 процент) һәм эшкуар Николай Тимохин (50 процент).
  • 2022 елның 24 февралендә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда чит ил инвестицияләре кимеде, халыкара брендлар Русиядән китте. Шуның бер нәтиҗәсе — Татарстанга чит илдән киләчәк инвестицияләр 5 тапкырга кимер дип көтелә. Шуңа да Татарстан Русия төбәкләреннән инвестицияләр җәлеп итә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG