Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йортта Русия иярченнәргә каршы корал ясый дип белдерделәр, Байден Русия белән туры диалог башларга кушты


Джон Кирби
Джон Кирби

Русиядә әлегә Ак йорт мәгълүматына фикер белдермәделәр. 

АКШ президенты Джо Байден Русиянең иярченнәргә каршы корал ясавына бәйле Русия хакимияте белән туры диалог башларга кушкан. Бу хакта АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби җиткерде.

Кирби әйтүенчә, Русиянең бу коралны ясавы борчу уята, әмма әлегә турыдан-туры куркыныч тудырмый.

Кешеләргә яки Җир шарындагы объектларга һөҗүм итү өчен кулланыла алырдай корал турында сүз бармый, дип искәртте ул.

"Без Русиянең бу эшчәнлеген игътибар белән күзәтеп барабыз һәм аңа җитди карыйбыз. Президент берничә беренчел чаралар күрергә кушты, моңа конгресс лидерлары белән өстәмә брифинглар үткәрү, Русия белән, безнең беректәшләр һәм партнерлар һәм бу өлкәдә мәнфәгатьләре булган башка илләр белән турыдан-туры дипломатик багланышлар да керә", диде Кирби.

Аның искәртүенчә, АКШ Русиянең мондый корал ясарга омтылуы турында күптән белгән. Шул ук вакытта Америка күзләве вәкилләре күзләү мәгълүматлары яшерен калмавына борчыла. Алар фикеренчә, күзләү белешмәләрен медиада чыгаруга караганда, илләр арасындагы диалогны халыкка чыгармый гына башлау нәтиҗәлерәк булыр иде.

Русиядә әлегә Ак йорт мәгълүматына фикер белдермәделәр.

  • Элегрәк конгрессның вәкилләр пулатының күзләү эшләре комитеты рәисе Майк Тернер белдерү чыгарган иде, ул "дәүләт иминлегенә җитди куркыныч янавы" турында кисәтте һәм АКШ президенты Джо Байденнан бу мәгълүматны яшерен итеп сакламауны таләп итте.
  • АВС телеканалы чыганаклары монда Русиянең галәмдә атом коралы урнаштыру ниятләре турында сүз бара, дип ышандырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG