Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәзаларны үтәү федераль хезмәте оппозиционер Алексей Навальныйның үлүен хәбәр итте


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма уңай нәтиҗәгә китермәгән.

Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный үлгән. Бу хакта Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе хәбәр итә.

"2024 елның 16 февралендә 3нче төзәтү колониясендә хөкем ителгән Навальный А. А. йөрештән кергәч үзен начар хис итте, шундук диярлек аңын югалтты. Оешманың медицина хезмәткәрләре кичекмәстән килеп җитте, ашыгыч ярдәм бригадасы чакыртылды. Барлык кирәкле реанимация чаралары үткәрелде, алар уңай нәтиҗә бирмәде. Ашыгыч медицина ярдәме табиблары хөкем ителүченең үлүен әйтте", диелә хәбәрдә.

RT чыганаклары әйтүенчә, аның тромбы өзелгән.

Шул ук вакытта Кремль Навальныйның үлеме турындагы хәбәргә беренче фикерен җиткерде. Путинның сүзчесе Дмитрий Песков үлемнең сәбәпләрен белмәвен, аларны табиблар ачыкларга тиешлеген әйтте.

14 февральдә сәясәтченең сүзчесе Кира Ярмыш Навальныйны 27нче тапкыр штраф изоляторына ябуларын җиткергән иде.

Алексей Навальныйга 47 яшь иде.

Навальный көрәштәшләре әйтүенчә, ноябрь ахыры-декабрь башында аның камерада хәле начарайган. Руслан Шаветдинов һәм Кира Ярмыш оппозиционер сәясәтчене ризыктан мәхрүм итүләрен, җилләткечсез карцерда тотуларын һәм тышта йөртеп керүләрне нык киметүләрен искәртте.

11 гыйнварда Алексей Навальный "Мөселманнар төрмә системының яңа дошманы" диде, аларның төрмәләрдәге хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә (онлайн тәртибендә) чыгыш ясады.

Белешмә: Алексей Навальный
Алексей Навальный — Русия оппозициясе сәяәтчесе. 2020 елда "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, 2021 елның 17 гыйнварында Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Башта аңа "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме реаль җәзага әйләндерелде.
Соңрак Навальныйга карата башка җинаять эшләре ачылды. Былтыр 2023 елның августында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер сәясәтчене экстремист берләшмә төзүдә, экстремизмга һәм аны финанслауга чакыруда гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Навальный гаебен танымый, күпчелек хокук яклаучы оешмалар аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG