Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айбулат Нигъмәтовның кайдалыгы билгесез


Баймак мәхкәмәсе янында, 17 гыйнвар
Баймак мәхкәмәсе янында, 17 гыйнвар

13 февральдә Баймакта тоткарланган Нигъмәтовның кайдалыгын хатынына әйтмәгәннәр. Аны Уфага җибәрүләре генә билгеле.

Гыйнвар уртасында активист Фаил Алсыновны яклап уздырылган җыеннардан соң ачылган "Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айбулат Нигъмәтовның кайда тотылуын гаиләсе белми. Ул 13 февральдә Баймакта эш урынында тоткарланган булган.

14 февральдә мәхкәмә була, ул Административ хокук бозулар кодексының 6.1.20.2 маддәсе нигезендә җиде тәүлеккә кулга алына.

Икенче көнне хатынына Айбулатны Уфага җибәрделәр дип әйтәләр.

"15 февральлә ул элемтәгә чыкты, үзенең кайдалыгын әйтә алмады, "барысы да нормаль, үзем шалтыратырмын", диде. Әмма шуннан соң элемтәгә чыкмады. Без ике тикшерү изоляторына бардык, анда бернинди мәгълүмат бирмәделәр. Вакытлыча тоту изоляторында ул юк диделәр. Айбулатның кайдалыгын белмибез", диде хатыны.

Хатын сүзләренчә, ялланган адвокат дүшәмбе генә эшкә керешәчәк. 16 февральдә Уфаның Октябрьски район мәхкәмәсе Нигъмәтовны кулга алу карары чыгарган. Әлеге эш нигезендә башка тоткарланучыларны Уфаның 1нче тикшерү изоляторында тоталар, ләкин Айбулатның туганнарына аны монда юк дигәннәр.

Җинаять-процессуаль кодексының 12нче маддәсе нигезендә, тоткарланучының кайдалыгы турында кичекмәстән туганнарына хәбәр ителергә тиеш.

Айбулат Нигъмәтовның өч кечкенә баласы бар. Аны эш урынында тоткарлаганнан соң Хәйбулла районы Бүребай авылындагы өендә куәт оешмалары вәкилләре тентү үткәргән. Алар ирнең бишмәтен эзләгән, янәсе бу бишмәтне киеп ул Башкортстандагы халык җыенына барган булырга мөмкин.

  • 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде.
  • Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.
  • Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланды. Кешеләргә Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде: "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру" , "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу", "хакимият вәкилләренә карата көч куллану".
  • Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG