Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймакта халык җыенында катнашкан җырчы Айгиз Ишмурзин тоткарланган


Айгиз Ишмурзин
Айгиз Ишмурзин

Җырчыны концерт алдыннан алып киткәннәр.

Баймакта активист Фаил Алсыновны яклап узган җыенда катнашу өчен җырчы Айгиз Ишмурзин тоткарланган.

Социаль челтәрләдә аның апасы язуынча, Баймакта туып үскән Айгизне 16 февраль көнне концертта чыгыш ясар алдыннан Стәрлетамактагы полиция бүлегенә алып киткәннәр.

"Стәрлетамакта мәхкәмә булды, аннары Уфага алып килделәр. Аны Русия җинаят кодексының 212 маддәсенең 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу-ред.) маддәсе нигезендә гаеплиләр.

Өч көн дәвамында без адвокатка акча җыймас өчен тырыштык. Башкортстанда булган соңгы вакыйгаларга бәйле адвокатлар шактый акча сорый. Фаразлар тынычландырырлык түгел, шуңа күрә без сездән ярдәм сорарга мәҗбүр", дип яза ул.

  • 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.
  • Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланган. Кешеләргә Җинаять кодексының киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (212 маддәсенең 1 өлеше), киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу (212 маддәсенең 2 өлеше), хакимият вәкилләренә карата көч куллану (318 маддә) маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде.
  • Хәзергә 50дән артык кеше сак астына алынды. "Баймак исемлеге" көн саен диярлек тулыланып тора.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG