Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыганак: Навальный гәүдәсендә көзән җыерганда барлыкка килә торган күгәргән урыннар булуы ачыкланган


Салехард
Салехард

"Новая Газета-Европа" хәбәр итүенчә, мәетне әле ярмаганнар.

"Новая Газета - Европа" шәһәрдәге үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, сәясәтче Алексей Навальныйның гәүдәсе Салехард район клиник хастаханәсенең моргында тотыла. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәре журналистларга сөйләвенчә, морг янына полиция сакчылары куелган. Шулай ук, табиб сүзләренчә, аның хезмәттәшләре Навальныйның гәүдәсендә көзән җыеру нәтиҗәсендә барлыкка килә торган күгәргән урыннар булуын ачыклаган.

Моннан тыш, чыганак хезмәттәшләренең Навальный күкрәгендә йөрәккә туры булмаган массаж ясау урыннары ачыклавын да әйткән.

"Ягъни, алар аны чыннан да тергезергә тырышкан, һәм ул, мөгаен, йөрәге тибүдән туктаудан үлгәндер. Ләкин ни өчен туктаган, әлегә беркем дә бернәрсә дә әйтми", дип нәтиҗә ясаган чыганак.

"Новая Газета -Европа" белдерүенчә, мәетне әле ярмаганнар. Җирле табиблар Мәскәүдән белгечләр килүен көтә дип фаразлана. Мәхкәмә-медицина тикшерүе нәтиҗәләре алынганчы, мәрхүмнең гәүдәсе туганнарына бирелә алмый. Әгәр кайбер биоматериаллар тикшерү өчен Мәскәүгә җибәрелсә, бу процесс ким дигәндә тагын бер атнага кичектерелергә мөмкин, дип саный басма.

Элегерәк хәбәр ителгәнчә, Алексей Навальныйның әнисе Людмила һәм аның адвокаты Салехард моргына килгәннәр иде, ләкин ул ябык булган, аларга телефон аша Навальныйның гәүдәсенең анда булмавын әйткәннәр.

Навальныйның матбугат сәркатибе Кира Ярмыш сүзләренчә, Тикшерү комитетында үлем сәбәбе әле ачыкланмаганын әйткәннәр, һәм тикшерү дәвам иткән вакытта мәет туганнарга бирелмәячәк дигәннәр. Гәрчә моңа кадәр, аның сүзләренчә, адвокатларга: "Тикшерү тәмамланды, җинаять эзләре табылмады" дигән булганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG