Казанның Иске бистәсендә татар, урыс һәм инглиз телендә аудиогидлы 20 экскурсия маршруты әзерләнә. Бу хакта бүген "Иске шәһәр" префекты җитәкчесе Айрат Фәизов Казан мэриясе киңәшмәсендә белдерде.
"Бүгенгә "Иске шәһәр бистәсе" дип аталган яңа тематик экскурсияләр маршрутлары эшләнә. Шулай итеп машрутның озынлыгы 10 чакрымга сузылачак, бу исә туристлар вакытны күбрәк үткәрәчәк дигән сүз", диде ул.
Аның сүзләренчә, 20 маршрут нигезендә урысча, татарча, инглизчә һәм БРИКС (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы) илләренең кайбер дәүләт телләрендә аудиогид ясалачак.
Фәизов сүзләренчә, 2023 елда Иске бистәгә 200 миллионнан артык сум бүленгән. Шуларның 165 миллионы федераль үзәктән, тагын 39 млны — Татарстан бюджетыннан күчерелгән. Бу акчага Апанай йорты, Мәрҗани йорты, Муллин йорты, Исәнбай йорты, "Мәрҗания" мәдрәсәсе бинасы, Мәрҗани һәм Апанай мәчетләре архитектур яктырткычлар белән бизәлгән. Шулай ук Фатих Кәрим, Каюм Насыйри, Күнче, Зәйни Солтан урамнарында ут баганалары урнаштырылган.
Татарстан урамының 7нче йортында "Шатлык" арт-объекты ясалган. Анда хаситә, Иске Татар бистәсе халкы, бил-бау, кояш ясалган. Зәйни Солтан урамында сәхнә дә эшләнгән.
Иске бистәдә яңа навигация системы булдырылган. Ул физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен дә ясалган. Җирлекнең топонимикасы турында сөйләүче ике мәгълүмати стенд, җиде харита, 17 күрсәткеч урнаштырылган. Алар урысча, татарча һәм инглиз телендә язылган.
Петцольд сыра заводы бинасы төзекләндерү дәвам итә. Киләчәктә биредә татар рестораны, офислар, күргәзмә залы булачак. Шулай ук узган ел Мусин йорты төзекләндерелгән. Киләчәктә бина кунакханә буларак эшләячәк.
Айрат Фәизов сүзләренчә, Иске бистәдә ел саен 1 миллион тирәсе турист килә. Бистәдә 96 тарихи-мәдәни мирасы объекты бар.
2022 елда Казан түрәләре Иске һәм Яңа бистәләрне бергә реновацияләргә җыенулары турында сөйләгән иде.
Бүген Казанның татар бишеге саналган Иске бистә маршруты туристлар өчен нык чикләнгән дип сөйләгән иде экскурсияләр алып баручы Раушания Миңнуллина Азатлыкка. Шунлыктан бистәне махсус карарга теләүчеләр дә күп түгел диде ул.
Моңа кадәр Азатлык хәбәрчесе Казанның татар бишеге саналган Иске бистәдә сәяхәт итеп, татар мохитенең чамалы булуын күреп кайтты.
Татарстан эчке туризмнан отса да, туристларга Казан татар шәһәре буларак күрсәтелми, миллилек тә аз. 2022 елда Дөнья татар конгрессы корылтаенда тарихчы Дамир Исхаков республикада милли туризмны үстерергә чакырган иде. Ул "сәяси сәбәпләр аркасында Русия эчендә туризм көчәячәк" һәм шул сәбәпле, "күбрәк татар ядкәрләрен күрсәтергә кирәк", дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум