Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Роснефть" башлыгы Игорь Сечинның бердәнбер улы үлгән, моңа "тромб өзелүе" сәбәпче булуы әйтелә


Игорь Сечин
Игорь Сечин

"ВЧК-ОГПУ" аноним Telegram-каналы чыганагы ышандыруынча, Сечин улының үлеменә китергән рәсми сәбәп — "тромб өзелү". Ә аның үлемен тишкерү белән "Роснефть"нең иминлек хезмәте шөгыльләнгән. 

"Роснефть" башлыгы Игорь Сечинның 35 яшьлек улы Иван үлгән. Бу хакта мөлкәт эшләре реестрындагы язмага сылтанып ЮКОСның элекке җитәкчеләреннән берсе Леонид Невзлин җиткерде.

Реестрдан күренгәнчә, Иван Сечин 5 февральдә үлгән. Халыкка аның үлеме турында хәбәр ителмәде.

"Медиазона" реестрдагы язманы тикшереп караган һәм реестрда күрсәтелгән мөлкәтнең чынлап та Мәскәүнең Шведский тупик урамы 3нче йортында яшәүче Иван Игорь улы Сечинныкы булуына инанган.

РБК бу бинаны "Путин көрәштәшләре йорты" дип атады һәм анда Игорь Сечинның яшәвен язды.

"ВЧК-ОГПУ" аноним Telegram-каналы чыганагы ышандыруынча, Сечин улының үлеменә китергән рәсми сәбәп - "тромб өзелү". Ә аның үлемен тишкерү белән "Роснефть"нең иминлек хезмәте шөгыльләнгән.

5 февраль көнне иртәнге сәгать дүртләрдә Иван тын җитмәүгә зарлана башлаган һәм аңын югалткан диелә.

Мәскәү янындагы Красногорскидагы "Европа" коттеджлар бистәсенә ашыгыч ярдәмне Евгений Анатолий улы Панин өчен дип чакыртканнар диелә. Канал чыганаклары мәгълүматынча, үлүе турындагы документларда Иван Сечинны шул исем белән теркәгәннәр.

  • 2014 елның мартыннан Иван Сечин "Роснефть"тә эшләде. "Роснефть" үзенең хезмәткәре үлүен рәсми хәбәр итмәде.
  • Ачык чыганаклардан күренгәнчә, Игорь Сечинның барлыгы өч баласы бар: беренче никахыннан кызы Инга белән улы Иван һәм икенче никахыннан кызы Варвара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG