Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык Радиосы Русиядә теләнмәгән оешма дип танылды


Хәзер бу исемлектә 142 оешма.

Русия юстиция министрлыгы илдә эшчәнлеге теләнмәгән чит ил һәм дәүләтнеке булмаган халыкара оешмалар исемлегенә Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен кертте. Бу хакта 20 февральдә билгеле булды.

Элегрәк Баш прокуратура корпорациянең эшчәнлеген Русиядә теләнмәгән дип тану карары чыгарган ди яза ТАСС.

Хәзер бу исемлектә 142 оешма. Реестрга хакимиятләр эшчәнлекләре илнең конституция корылышына, иминлегенә куркыныч тудыра дип санаган оешмаларны кертә. Исемлеккә кертелгәч, оешмага илдә эшләү, ә Русия ватандашларына бу оешма белән хезмәттәшлек итү тыела.

2015 елдан башлап Русиядә хөкүмәтнеке булмаган теләсә кайсы халыкара оешма яки чит ил оешмасы мәхкәмә карарыннан башка да "теләнмәгән" дип танылырга мөмкин – моның өчен баш прокуратура карары һәм Русия тышкы эшләр министрлыгының хуплавы да җитә.

Шул көннән башлап мәгълүмат чарасының мәгълүмати материаллар таратырга, үз бүлекчәләрен ачарга (ә моңа кадәр булдырылганнарын туктатырга кирәк), юридик затлар булдырырга һәм акчалата операцияләр башкарырга хокукы юк. Әлеге чикләүләр канун текстында китерелә.

"Теләнмәгән оешма"ның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук иганәчеләре өчен Русия административ хокук бозулар кодексының 20.33 һәм җинаять кодексының 284.1 маддәләре нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыклары каралган.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосы - АКШның глобаль медиа агентлыгы аша финансланучы бәйсез америка медиакорпорациясе. Азатлык Радиосы медиа иреге чикләнгән 23 илдә, 27 телдә эшли.
  • Азатлык Радиосының Русиягә эшләүче сайтлары Русиянең Украинага һөҗүме турындагы мәгълүматны алып куймау өчен 2022 елда томаланды. Шуңа карамастан, Азатлык Радиосы һәм Настоящее время телеканалы тапшырган мәгълүматка кызыксыну кимемәде, сайтларга дистә миллионлаган кеше керә, YouTube һәм башка платформаларда урнаштырылган видеоларны йөзләгән миллион кеше карый.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG