Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Русиянең Украинага каршы сугышы куркыныч корбаннарга китерде


Фолькер Тюрк
Фолькер Тюрк

БМОның Украинада кеше хокуклары үтәлешен күзәтү оешмасы үзенең соңгы хисабында 2022 елның 24 февралендә сугыш башланганнан бирле 10 582 тыныч кешенең үлүен раслады. Белешмәләргә күрә 19 875 кеше яраланган.

Русиянең Украинага каршы сугышы кешеләр арасында куркыныч корбаннарга китерде һәм миллионлаган кешене газапларга дучар итте. Кичә, 22 февральдә БМОның кеше хокуклары Югары комиссары Фолькер Тюрк шундый белдерү белән чыгыш ясады. Әлеге белдерү Мәскәүнең Украинага бәреп керүенә ике ел булыр алдыннан яңгырады.

Сугыш китергән зыян буыннар дәвамында сизеләчәк, дип искәртте ул.

Тюрк миллионлаган украинның башка урынга күченүен, меңләгән кешенең өен югалтуын, йөзләгән хастаханә һәм мәктәпләрнең зарар күрүен яки җимерелүен хәтерләтте.

БМОның кеше хокуклары Югары комиссары соңгы ике елда "Русия кораллы көчләренең сивил затларны сәбәпсез тоткарлавы, газаплаулар, тупас мөнәсәбәт киң таралуы" теркәлде диде. Шулай ук ул украин хәрбиләренең һәм иминлек көчләренең дә хокук бозулары теркәлде, "әмма алар Русия гаскәрләре кылганнан кимрәк" ди.

БМОның Украинада кеше хокуклары үтәлешен күзәтү оешмасы үзенең соңгы хисабында 2022 елның 24 февралендә сугыш башланганнан бирле 10 582 тыныч кешенең үлүен раслады. Белешмәләргә күрә 19 875 кеше яраланган.

БМОның Русиядә кеше хокуклары буенча махсус хисап бирүчесе Марьяна Кацарова исә Украинага һөҗүм Русиядә сивил җәмгыятькә репрессияләр белән үрелеп бара диде.

  • Ике ел элек 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия хәрбиләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG