Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы "Киләчәк уеннары"нда чыгыш ясаган Латвия хоккейчыларының лицензияләрен вакытлыча туктатып торалар


"Киләчәк уеннары" кысаларында үтә торган фиджитал-хоккей турнирында Латвиянең Baltic Select такымы да катнашты. "Киләчәк уеннары"ның рәсми ачылышы 21 февральдә Казанда үтте. Чара 3 мартка кадәр булачак.

Латвиянең хоккей федерациясе (LHF) Казандагы "Киләчәк уеннары"нда чыгыш ясаган җиде хоккейчының лицензияләрен вакытлыча туктатып тора. Бу хакта LHF сайтында әйтелгән.

"Киләчәк уеннары" кысаларында үтә торган фиджитал-хоккей турнирында Латвиянең Baltic Select такымы да катнашты. Такымга Артемс Кувсиновс, Никита Зантманс, Мартинс Лавровс, Павелс Горошковс, Кирилл Тамбиевс, Алисерс Мубаракшинс, Эрвинс Муштуковс, Алексейс Поповс, Отар Сахкокия, Дмитрий Кузнецов һәм Владимир Башкиров керә.

Baltic Select "Киләчәк уеннары"нда ярымфиналга кадәр җитте, әмма Cosmos x17-гә җиңелде. Өченче урын өчен матчта такым "Ак Барс" белән сынашачак.

  • "Киләчәк уеннары" - классик спорт, киберспорт яки VR/AR-технологияне берләштерүче турнир. Анда 21 төрле спорт төрендә ярышачаклар. Бүләк фонды 10 млн доллар булган бу ярышлар 3 мартта төгәлләнәчәк. Оештыручылар анда 107 илдән ике мең кеше катнашыр дип көтә.
  • "Киләчәк уеннары"ның рәсми ачылышы 21 февральдә үтте. Аны Русия президенты Владимир Путин һәм кайбер БДБ илләренең башлыклары ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG