Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның җәсәде әнисенә тапшырылган


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Җирләү турында мәгълүмат соңрак булачак диелде. 

Алексей Навальныйның җәсәде әнисенә тапшырылган дип хәбрә итте оппозиционерның көрәштәшләре.

Сәясәтчесе сүзчесе Кира Ярмыш Х социаль челтәрендә җирләү мәгълүматы соңрак булачак дип язды.

"Алексей лаек һәм аның гаиләсе теләгән хушлашуга хакимиятләр комачаулармы, анысын белмибез", диде Ярмыш. Ул Навальныйның җәсәден туганнарына тапшыруны таләп итеп чыгышлар ясаучыларга рәхмәтен белдерде.

Рәсми хәбәрләргә караганда, Алексей Навальный 16 февральдә колониядә үлә. 24 февральдә, үлеменә тугыз көн булганда, Мәскәүдә Коткаручы Христос чиркәвенә Навальныйны искә алырга кешеләр килде. Телеграм каналларда таралган фотоларга караганда, чиркәү алдында чират барлыкка килгән.

Гыйбадәтханә янында полиция кизү тора, алар берничә кешенең документын тикшергән.

Петербурда берничә дистә кеше Смольный соборына килгән. Алар Навальный рухына шәм кабызган.

Бумага хәбәрчесе мәгълүматынча, собор эчендә Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре торган. Алар килүчеләрне фотога төшергән. Полиция собор янында кешеләрнең документларын тикшергән.

Алексей Навальныйны искә алу Русиянең Украинага сугыш башлау көне белән туры килде. Русияләр төрле шәһәрләрдә сугышка каршы чараларга да, Навальныйны искә алу пикетларына да чыга. "ОВД-Инфо"ның соңгы хәбәрләренә караганда, бөтен илдә 30дан артык кеше тоткарланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG