Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка 2025 елны президент сайлауда катнашачагын әйтте


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Ул сигезенче мөддәткә барачак.

Беларус авторитар лидеры Александр Лукашенка 2025 елда узачак президент сайлауларында катнашачагын әйтте.

"Барам, барам, барам. Әйтегез "үзләренә", барачакмын", диде ул сайлауда катнашу турындагы сорауга җавап биреп. "Үзләренә" дигәндә ул чит илдәге оппозиция вәкилләрен истә тотты.

Якшәмбе көнне ул Беларус парламентының түбән пулаты сайлауларында катнашты. Оппозиция лидеры Светлана Тихановская уен булуын әйтеп, сайлауны бойкот итәргә чакырган иде. Азатлык радиосының беларус хезмәте билгеләп үткәнчә, сайлаулар киңкүләм репрессияләр чорында уза. Сайлауларда бәйсез күзәтүчеләр яки Лукашенкага каршы намзәтләр юк.

Быел Лукашенканың президент сайлауларында беренче тапкыр җиңеп, Беларус белән җитәкчелек итүенә 30 ел була. Аның үзенә 70 яшь тулачак.

Ул киләсе елга сайлауда сигезенче тапкыр катнашачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG