Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Зеленский Русия белән сугышта һәлак булган украин хәрбиләре санын әйтте


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Ул әлеге санны беренче тапкыр ачты.

Украина президенты Владимир Зеленский беренче тапкыр Русия белән сугышта ил армиясенең югалтулары турындагы мәгълүматны ачты. Аның сүзләренчә, Русия агрессиясенә каршы торуда 31 мең украин хәрбие һәлак булган. Бу хакта Зеленский 25 февральдә узган матбугат очрашуында белдерде. Ул яраланганнар һәм эзсез югалганнар санын әйтмәде.

Сүз армия турында гына барамы, яисә Украина кораллы көчләре тарафыннан идарә ителгән барлык хәрби көчләрме - билгесез.

Русия саклану министры Сергей Шойгу декабрь аенда Украина армиясендә һәлак булучылар һәм яраланучылар 383 мең кеше дип әйткән иде.

Мәскәү сугыштагы югалтуларны яшерә. Һәлак булган сугышчыларны исемләп тикшереп баручы ВВСның урыс хезмәте журналистлары белән "Медиазона" һәм волонтерлар такымы 45 123 кешенең исемнәрен ачыклавын әйтте. Гомуми югалтулар 113 мең кеше дип бәяләнә.

  • Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле Азатлык радиосы да бу сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат ачык чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Татарстаннан бу сугышта кимендә 1134 кеше, Башкортстаннан кимендә 1561 кеше һәлак булган. Ике ел барган сугышта ике республикадан ким дигәндә 2695 кеше үлгән. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны бирми.
  • 26 гыйнварга ВВС белән "Медиазона" сугышта Русиянең 8062 тоткыны үлүен ачыклаган.
  • Сугыш башыннан бирле 3079 офицерның һәлак булуы да билгеле. Аларның 800е майор һәм аннан зуррак дәрәҗәләргә ия булган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG