Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләрен Бахмут янында украин әсирләрен үтерүдә шикләнәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украина кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец бу үтерү Донецки өлкәсенең Бахмут районында 24 февральдә булган, дип белдерде. Аның әйтүенчә кимендә җиде украин солдаты үлгән.

Русия хәрбиләрен әсирлеккә бирелгән Украина кораллы көчләренең берничә солдатын үтерүдә шикләнәләр.

Бу хәлнең видеосы якшәмбе, 25 февральдә Украина һәм Русиянең берничә Telegram-каналында чыкты. Дроннан төшерелгән кадрларда бер төркем хәрбинең берничә метр ераклыктан коралсыз килеш торган икенче бер төркем хәрбиләргә атуы күренә.

Украина кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец бу үтерү Донецки өлкәсенең Бахмут районында 24 февральдә булган, дип белдерде. Аның әйтүенчә кимендә җиде украин солдаты үлгән.

Deep State украин проекты бу хәлнең Бахмут янындагы Ивановское авылы тирәсендә булуын ачыклаган. Ә һәлак булучылар мөгаен 92нче аерым штурм бригадасы сугышчылары булгандыр диелә. Шулай ук проект мәгълүматынча, җиде түгел, тугыз кеше үтерелгән.

Бу бер ай эчендә шундый кимендә өченче очрак, әмма үлгән әсирләр саны бу юлы иң күбе булган, дип искәртелә.

  • Украинада Русия хәрбиләре кылган дип фаразлана торган 50 меңнән артык җинаять эше тикшерелә, алар арасында әсирләрне үтерү дә бар. Русия саклану министрлыгында мондый гаепләүләрне йә кире кагалар, яки аларга бөтенләй фикер белдермиләр.
  • Былтыр мартта БМО мониторинг миссиясе чираттагы хисабында Русия һөҗүме дәвам иткәндә Украинада әсирләрне үтерүнең кимендә 40 очрагы теркәлде дип белдерде. 25 тапкырында Русия хәрбиләре, 15 очракта украин хәрбиләре үтерелгән. Халыкара хокук әсирләрне үтерүне сугыш җинаяте дип бәяли, ул ике илнең кануннары белән дә тыелган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG