Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремльдә сайлау алды максатларында авторларына әйтми генә киноны кулланалар


Алар арасында "Слово пацана" криминаль сериалы да бар.  Кремльдә бу сериал аерым алганда "Русиядә яшәүчеләрнең тормышында уңай үзгәрешләр булуын" сөйли дип саныйлар.

Русия президенты хакимиятендәгеләр популяр Русия фильмнарын һәм сериалларын сайлау алдыннан үз максатларында кулланалар. Кино авторлары бу хакта белмәгән дә, дип сөйли Европаның ун басмасы журналистлары әзерләгән Kremlin Leaks проекты.

Фильмнарны куллану фикеренә 2023 елның язында, Русиядә президент сайлавы булырга төгәл бер ел калган чакта килгәннәр. Ул чакта президент хакимиятендә киңәшмә узган, анда катнашучыларга "Сайлаулар өчен иҗади контент" дигән презентация күрсәтелгән. Аны президент хакимиятендә эшләүчеләр һәм кино җитештерү өчен бюджет акчаларын бүлеп бирә торган Интернетны үстерү институты хезмәткәрләре әзерләгән.

Бу презентация журналистларга барып эләккән. Бу документта Русия президентын сайлау белән бәйле "тарату" һәм "алга сөрү" ниятләнә торган фильмнарны санап үткәннәр.

Мәсәлән алар арасында "Бремен музыкантлары" һәм "Чуртан кушуы буенча" әкиятләре, "Лёд 3" драмасы һәм "Холоп 2" комедиясе бар. Президент хакимиятендәгеләр фикеренчә, алар "дәүләт мәнфәгатьләрен, шулай ук мәдәни һәм традицион кыйммәтләрне" тәэмин итә.

Бу исемлектә "Слово пацана" криминаль сериалы да бар. Кремльдә бу сериал аерым алганда "Русиядә яшәүчеләрнең тормышында уңай үзгәрешләр булуын" сөйли дип саныйлар.

Кремль презентациясендәге презентациядә әйтелгәнчә, совет күзләүчесенең Көнчыгыш Германиядәге эшчәнлеге турындагы "ГДР" сериалы "дәүләт иминлеге оешмасы хезмәткәренең уңай имиджын күрсәтә", ә "Нюрнберг" сериалы Совет берлегенең "онытылган" ролен хәтерләтергә тиеш.

Журналистлар белән сөйләшкән кино авторлары Кремльнең агитпрограммына эләгүләрен белмәвен әйткән.

  • "Слово пацана" ("Егет сүзе") сериалына нигез итеп музыкант, язучы Роберт Гәрәевның "Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–2010-х" китабы алынган.
  • Сериал шактый шау-шу тудырды, аны балалар өчен зыянлы дип бәяләүчеләр дә булды, кайбер шәһәрләрдә балалар сериалдагыча уйный башлады, ә кемнәрдер фильмны тикшерүне һәм тыюны сорады. Әмма Роскомнадзор сериалда канун бозулар тапмавын әйтте.
  • Азатлык китап авторы белән сөйләшкән иде. Мондый яшьләр төркеме 80нче еллар азагында барлыкка килгән дип уйлау хата, аларның тамырын иртәрәк эзләргә кирәк, диде ул. Һәм "Казан феномены" барлыкка килүнең сәбәпләрен аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG