Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты Владимир Зеленский Азат Европа / Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус белән очрашты


Стивен Капус һәм Владимир Зеленский
Стивен Капус һәм Владимир Зеленский

Хәзерге вакытта Стивен Капус эш сәфәре белән Киевта.

Бүген, 26 февральдә, Украина президенты Владимир Зеленский хәзерге вакытта эш сәфәре белән Киевка килгән Азат Европа / Азатлык Радиосы медиакорпорациясе президенты Стивен Капус белән очрашты.

Аерым алганда, Зеленский һәм Капус Русия һөҗүме шартларында Украинада журналистларның эшчәнлеге турында фикер алышты.

Украина президенты халыкара медиаларның, аеруча Азатлык радиосының эшен югары бәяләде, ул Русиянең сугыш җинаятьләре кылу ихтималы турында мәгълүмат җиткерә, ялган мәгълүматны кире кага һәм Украинадагы вакыйгаларны бөтен дөньяның игътибарын җәлеп итеп яктырта, дип искәртте.

Зеленский белән Капус шулай ук Азатлык радиосының украин хезмәте журналисты Владислав Есипенконы азат итү өчен нинди көчләр куеп булачагы турында сөйләшкән. Есипенко аннексияләнгән Кырымда инде өч ел диярлек ирегеннән мәхрүм. Ул үзе дә, Азат Европа / Азатлык Радиосы да, Украина хакимиятләре дә бу җинаять эшен нахак дип саный.

"Бу мөһим мизгел: Русиянең сугыш башлавына өченче ел китте һәм Русия агрессиясенең, украин җирләрен канунсыз аннексияләвенең ун елы. Азатлык радиосының миссиясе - Украинада нинди хәлләр майтарылуын, чынбарлыкны, хәрби хәрәкәтләрне, украин халкының кыюлыгын һәм ныклыгын дөньяга күрсәтү", диде аерым алганда Капус.

Шулай ук ул Есипенконы азат итәргә чакырды. Зеленский Украина хакимиятләренең бөтен украин әсирләрен, сәяси тоткыннарын, аеруча кырымнарны, журналистларны өйләренә кайтаруы мәсьәләсендә эшләвен әйтте.

  • Азат Европа/Азатлык Радиосы - АКШның глобаль медиа агентлыгы аша финансланучы бәйсез америка медиакорпорациясе. Азатлык Радиосы медиа иреге чикләнгән 23 илдә, 27 телдә эшли.
  • Азатлык Радиосының Русиягә эшләүче сайтлары Русиянең Украинага һөҗүме турындагы мәгълүматны алып куймау өчен 2022 елда томаланды. Шуңа карамастан, Азатлык Радиосы һәм Настоящее время телеканалы тапшырган мәгълүматка кызыксыну кимемәде, сайтларга дистә миллионлаган кеше керә, YouTube һәм башка платформаларда урнаштырылган видеоларны йөзләгән миллион кеше карый.
  • 20 февральдә Русия юстиция министрлыгы илдә эшчәнлеге теләнмәгән чит ил һәм дәүләтнеке булмаган халыкара оешмалар исемлегенә Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен кертте. Хәзер бу исемлектә 142 оешма. Реестрга хакимиятләр эшчәнлекләре илнең конституция корылышына, иминлегенә куркыныч тудыра дип санаган оешмаларны кертә. Исемлеккә кертелгәч, оешмага илдә эшләү, ә Русия ватандашларына бу оешма белән хезмәттәшлек итү тыела.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG