Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы психологлар өчен "рухи иминлек" курсы кертә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия югары уку йортларын бетергәннәрнең 40 проценты "Русиянең рухи-әхлакый гаилә кыйммәтләренә капма-каршы булган кыйммәтләрне хуплый" диелә. Аларның Украинадагы сугышта катнашучыларга хезмәт күрсәтүе куркыныч дип саныйлар. Булачак психологларда "традицион кыйммәтләр" тәрбияләмәкчеләр.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы "Шәхеснең рухи иминлеге һәм психолог эшчәнлегендә Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре" дигән белем курсы чыгарды.

Бу курсны министрлык бакалавриат һәм магистратурада психология белгечлегенә укучы студентлар өчен мәҗбүри итеп кертмәкче. Документка Doxa басмасы игътибар иткән.

Документның аннотациясендә әйтелгәнчә, янәсе Русиянең югары уку йортларында "психология" белгечлегенә укып чыкканнарның 40 проценты "Русиянең рухи-әхлакый гаилә кыйммәтләренә капма-каршы булган кыйммәтләрне хуплый". Мондый белгечләргә мөштәриләренә - беренче чиратта "махсус хәрби операция" ветераннарына (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай атый - ред) һәм аларның якыннарына консультацияләр бирергә рөхсәт итү куркыныч, дип саный документ авторлары.

Мондый консультацияләр өчен психологларны сайлап алу критерийлары әзерләргә кирәк дигән фикер 2023 елның 13 сентябрендә хөкүмәт киңәшмәсендә туган. Шушы киңәшмәдән соң мәгариф һәм фән министрлыгы яңа курс програмын тәкъдим итте.

Шулай ук булачак психологларда традицион кыйммәтләр тәрбияләргә кирәк диелә. Програм авторлары фикеренчә, психологлар үзләре янына килгән кешеләргә "дөрес" кыйммәтләр һәм юнәлешләр күрсәтергә тиеш.

"Шәхеснең рухи иминлеге" курсы 72 сәгать лекцияләрдән һәм гамәли дәресләрдән торачак. Бакалавриат һәм магистратура студентларына әйтик "дус булмаган илләр тарафыннан ят рухи кыйммәтләрне пропагандалау юлы белән Русия ватандашларына каршы алып барылучы менталь сугышлар" турында сөйләячәкләр.

Традицион рухи кыйммәтләрдән чигенүнең тискәре нәтиҗәләрен "Дөньяны су басу, Содом һәм Гоморра шәһәрләре, хәзерге Украина" мисалларында карарга тәкъдим ителә.

Програмны үтеп бетергәннән соң студентлар сынау тапшырырга тиеш булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG