Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров идарәсе бюджеттан 1,1 млн сумга бүләк итү өчен фарфор чәй сервизлары сатып алачак


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Бу  сувенир эшләнмәләр җыелмасы чәйнектән, чынаяклардан, шикәр һәм сөт савытларыннан, тәлинкәләрдән торырга, ак фарфордан эшләнгән булырга тиеш. Шулай ук аларга алтынсу төстә язулар төшерелүе шарт. Чәйнекләргә "Башкортстан республикасы башлыгыннан" дип язарга кушылган.

Башкортстан республикасының "Хуҗалык идарәсе" дәүләт оешмасы бүләккә бирә торган чәй сервизлары сатучыны эзли. Бу хакта дәүләткә сатып алулар сайтындагы мәгълүматка сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

Барлыгы 100 сервиз өчен республика бюлжетыннан 1,1 миллион сум тотмакчылар.

Бу сувенир эшләнмәләр җыелмасы чәйнектән, чынаяклардан, шикәр һәм сөт савытларыннан, тәлинкәләрдән торырга, ак фарфордан эшләнгән булырга тиеш. Шулай ук аларга алтынсу төстә язулар төшерелүе шарт. Чәйнекләргә "Башкортстан республикасы башлыгыннан" дип язарга кушылган.

Бер сервизның бәясе 11 мең 43 сум, 33 тиен торачак.

  • Күптән түгел Башкортстанның югары түрәләре өчен кирәкле сатып алуларны башкаручы 2нче хуҗалык идарәсе республика башлыгы Радий Хәбировның өч сараендагы биләмәләрне тәртиптә тоту өчен кеше эзли дип хәбәр ителгән иде. Моның өчен республика бюджетыннан биш миллион сум акча бүлеп бирәләр.
  • 26 гыйнварда Уфада Хәбиров хөрмәтенә зур концерт оештырылган иде. Бу чара Башкортстанның Баймак районында һәм Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау җыеннары узып, Башкортстан даны дөньяга таралганнан соң, үтте.
  • Хәбировтан үзен хуплаттырып концертлар оештыру урынына хастаханәне төзекләндерүне таләп иттеләр. Белорет үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә дәваланучы авыру Алсу Заманова "Бу концертка күпме акча тотылган иде!?", дип видео яздырды. Ул концертка киткән акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә тотып булыр иде диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG