Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясаганда илнең яңа коралы турында сөйләде.
Ул тиздән Русия "Сармат" авыр баллистик ракетларын "күрсәтәчәк" диде.
Путин әйтүенчә, "стратегик атом көчләре куллану өчен тулысынча әзер хәлдә тора". Соңрак ул Русиянең Украинадагы сугышта куллана торган коралларын санап үтте. Аерым алганда бу "Кинжал" югары тизлекле һава комплексы, шулай ук диңгез буенда урнаштырылган "Циркон" югары тизлекле һөҗүм комплексы.
"Кыйтгаара ераклыкка каралган "Авангард" югары тизлекле блоклары һәм "Пересвет"лазер комплекслары хәрби сакта тора, чикләнмәгән ераклыкка очучы "Буревестник" канатлы ракетларын һәм "Посейдон" пилотсыз су асты җиһазын сынау төгәлләнеп килә, диде ул. Путин "бу системнар үзләренең югары һәм уникаль үзенчәлекләрен раслады" диде.
Русия президенты гаскәрләргә "Сармат" авыр баллистик ракетлары да бирелде дип искәртте. "Без аларны тиздән күрсәтәчәкбез" диде.
Аның әйтүенчә Көнбатыш илләре Русиянең дә "аларның җирләрендәге һәдәфләрне зарарлау өчен коралы булуын" аңларга тиеш. "Алар нәрсә, моны аңламыйлармы әллә?", диде ул.
- Бүген, 29 февральдә путин Федераль җыен алдында чыгыш ясады. Элегрәк Кремль сүзчесе Дмитрий Песков путинның юлламасын аның сайлау алды програмы дип санарга мөмкин булачак, шулай ук ул "ил тарихы өчен мөһим булган белдерүләр ясаячак", дигән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум