Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзү өчен "Новая газета" мөхәррире Сергей Соколовны тоткарлаганнар


Сергей Соколов "Новая газета"ның мөхәррире булып 2023 елның сентябрендә, элекке мөхәррир Дмитрий Муратов "ят агентлар" исемлегенә кертелгәннән соң эшли башлады.

Мәскәүдә экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре "Новая газета"ның баш мөхәррире Сергей Соколовны тоткарлаган. Бу хакта басма вәкилләре хәбәр итте.

Газетта чыккан бер язма өчен аңа гаскәрне "кимсетү" турында административ беркетмә төземәкчеләр диелә. Эшне Мәскәүнең Перовски мәхкәмәсе карар дип көтелә.

Сергей Соколов "Новая газета"ның мөхәррире булып 2023 елның сентябрендә, элекке мөхәррир Дмитрий Муратов "ят агентлар" исемлегенә кертелгәннән соң эшли башлады.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Русия мәхкәмәләре әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" яки гаскәрне "дискредитацияләү" дип таба.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG