Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный җирләнәсе Борисов зиратында сак һәм күзәтү чаралары арттырылган


Laying flowers in memory of Alexei Navalny. Moscow. Alice
Laying flowers in memory of Alexei Navalny. Moscow. Alice

Мәскәүдәге Борисов зиратында бүген сәясәтче Алексей Навальный күмелергә тиеш. Зиратта сак һәм күзәтү чаралары арттырылган.

Зират һәм "Борисово" метро станциясе янында полиция патрульләре йөри. Баганаларда күзәтү камералары урнаштырылган, дип хәбәр итә RusNews.

Кичә, 29 февраль көнне, полиция зиратка керергә теләгән кешеләрне тикшереп торган. Ул хакта "Можем объяснить" телеграм-каналы яза. Полиция хезмәткәрләре шәхси әйберләрне караган, моны иминлек чаралары белән аңлаткан.

Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме Марьино районындагы чиркәүдә узачак, сәясәтче нәкъ шушы районда яшәгән.

  • Алексей Навальный 16 февральдә Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге колониядә үлде дип хәбәр ителде. Үлем сәбәбе итеп табигый сәбәрләр күрсәтелгән. Үлеменә берничә көн кала Навальныйны 27нче тапкыр штраф изоляторына җибәргәннәр иде. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтергәннәр дип саный. Тол калган хатыны Юлия иренең эшен дәвам итәчәкмен дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG