Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония Русиягә карата яңа чикләүләр кертте


Чикләүләр Тинькофф-банк, "Калашников" концерны һәм Красноярски төбәгенең элекке башлыгының улы Артём Усска карата да кертелде.

Япония 12 РФ ватандашы һәм Русиянең 36 оешмасына карата чикләүләр кертте, шулай ук, өченче илләрдән Русия алмазларын кертүне тыйды (сүз сәнәгый булмаган алмазлар турында бара). Ул хакта Япониянең тышкы эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгән.

Шәхси чикләүләр Красноярски төбәгенең элекке башлыгының улы Артём Усс, Чечня хөкүмәт рәисе Мөслим Хучиев, Чечняда кеше хокуклары вәкиле Мансур Солтаев, Калуга һәм Ростов өлкәләрендә бала хокуклары вәкилләре Ирина Агеева һәм Ирина Черкасова, "Артек" мөдире Константин Федоренко һәм башка затларга кертелде.

Шулай ук, сакцион исемлеккә Тинькофф-банк, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе, "Эшелон" оешмасы, "Атомфлот" предприятиесе, "Омсктрансмаш" эләккән. Бу ширкәтләрнең активлары туңдырылачак.

Экспорт чикләүләре исә "Калашников", "Алмаз-Антей", "Ижмаш", "Уралвагонзавод" концерннары, шулай ук, "Базальт" АҖ, "Авиадвигатель", "Аэроскан", "Нева электроника", "Ангстрем", "Нудельман исемендәге төгәл машиналар төзү бюросы", "Импульс" һәм "Новатор" бюросына карата кертелде.

АКШ, Европа берлеге, Австралия, Канада һәм Яңа Зеландия Русиягә карата яңа чикләүләр кертте: алар Русиянең Украинага каршы сугыш башлауга ике ел тулу уңаеннан кертелде. АКШ 500 физик һәм юридик затка карата чикләүләр кертте. Европа берлеге исә Украинаның территориаль бердәмлеге, суверенитет һәм бәйсезлегенә янаган 106 физик һәм 88 юридик затка карата санкцияләр кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG