Шартлау тавышлары турында башта җирле телеграм-каналлар хәбәр итте. "Коткару хезмәтләре Свердлов исемендәге завод ягына китте. Оешмага таба юл ябылган", дип язып чыкты "Мой Нижний Новгород" паблигы пилотсыз очкыч һөҗүменә ишарә ясап.
Соңыннан һөҗүмнең булганын Дзержински мэры Иван Носков һәм Русия саклану министрлыгы да раслады. "Корбаннар һәм җимерелгән биналар юк, вакыйга булган урында тиешле хезмәтләр эшли. Сәнәгать объектлары эшен тиешенчә дәвам итә", - дип язып чыкты Носков.
РФ саклану министрлыгы мәгълүматынча 1 марта каршы төндә Түбән Новгород өлкәсендә өч дрон "тотылган", тагын бер дрон Белгород өлкәсендә "юк ителгән".
Свердлов исемендәге завод Дзержинскиның төп оешмаларның берсе булып санала. Заводта шарлтаткыч матдәләр, саклану җиһазлары, сәнәгать химиясен җитештерәләр.
- Русия Украинага сугыш башлаганнан соң, РФ төбәкләренә дроннар даими рәвештә очып килә. Корбаннар булып тора. РФ саклану министрлыгы һөҗүмнәр Украина ягыннан оештырыла, ди. Күпчелек очракта Киев бу хәбәрләргә бернинди реакция дә белдерми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум