Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстан эчке эшләр министры итеп Дамир Сатретдинов билгеләнгән


Дамир Сатретдинов
Дамир Сатретдинов

Министрлык коллективына ул 5 мартта тәкъдим ителәчәк диелә. Моңа кадәр Сатретдинов эчке эшләр министрлыгының Ханты-Манси автономияле бүлгесе – Югра идарәсе башлыгы вазифасында эшләгән.

Полиция генерал-майоры Дамир Сатретдинов Татарстан эчке эшләр министрлыгының яңа җитәкчесе итеп билгеләнгән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып "Татар-информ" һәм "Бизнес онлайн" хәбәр итә.

Министрлык коллективына ул 5 мартта тәкъдим ителәчәк диелә.

Дамир Сатретдинов 1972 елның 20 июнендә Әстерханда туган.

Эчке эшләр системында 1994 елдан эшли. Милициядәге хезмәтен Әстерхан шәһәре Ленин районы эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре вазифасында башлый.

2020 елның февралендә Сатретдинов Хакасия эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы итеп билгеләнә. Шул ук елның октябрендә ул эчке эшләр министрлыгының Ханты-Манси автономияле бүлгесе – Югра идарәсе башлыгы вазифасына керешә.

"Бизнес онлайн" ачыклаганча, аның әтисе - Рәстәм Сатретдинов 30 еллап Әстерхан яшь тамашачылар театрында уйнаган. Әстерханда "Дуслык" татар оешмасына нигез салучыларның берсе. 1996 елда вафат булган. Дамир Сатретдинов татар телен белә һәм мәчеткә йөри диелә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының элекке җитәкчесе Артем Хохоринның вазифасыннан китүе былтыр декабрь ахырында билгеле булды.

52 яшьлек Хохорин республика эчке эшләрен 2012 елдан бирле җитәкләде. Моңа кадәр Мари Илендә шул вазифада эшләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG