Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Газзә секторына очкыч ярдәмендә һуманитар йөк җибәрү турында игълан итте


Джо Байден
Джо Байден

Беренче йөк бу ялларда китәчәк. Reuters сөйләшкән АКШ һәм БМО түрәләре һавадан йөк җибәрү генә проблемны хәл итми дип белдерә.

АКШ президенты Джо Байден америка очкычлары Газзә секторына ризык ташыячак дип белдерде. Беренче йөк бу ялларда китәчәк.

Ул шулай ук АКШ фәләстиннәргә һуманитар ярдәм күрсәтү өчен диңгез коридоры ачу мөмкинлеген дә карый диде.

Ак йортның дәүләт иминлеге вәкиле Джон Кирби башта Газзәгә хәрбиләр өчен җитештерелгән коры ризык җибәреләчәк. Кирби бу даими эш булачак, Израиль хуплый диде.

Элегрәк Газзә секторына һуманитар йөкле очкычларны Иордания һәм Франция җибәргән иде. Берничә көн элек БМОның Дөнья азык-төлек програмы Газзәгә ризык ташуны туктатып тора диде. Бу фәләстиннәр ягыннан мародерлык һәм програм хезмәткәрләренә һөҗүмнәр белән бәйле диелде. БМО мәгълүматынча, Газзәнең 570 меңнән артык кешесе - бөтен халыкның дүрттән бер өлеше - ач.

Reuters сөйләшкән АКШ һәм БМО түрәләре һавадан йөк җибәрү генә проблемны хәл итми дип белдерә. Аерым алганда, азык-төлек ХӘМӘС кулына көчмәс дигән ышаныч юк. Түрәләр коры җир коридорлары ачу кирәклегенә басым ясый.

АКШ һәм башка илләр Газзәгә ярдәмне атышларны туктатып тору тәртибе кертелгәч китереп булыр дип өметләнә. Байден тынычлык урнашу тәртибен 10 мартта башлануын көтә.

  • Израил һәм ХӘМӘС арасындагы сугыш башланганнан бирле Газзә секторы халкының һуманитар ярдәмгә ихтыяҗы артты, ә аны китерү мөмкинлеге тарайды. The Guardian исәпәп чыгаруынча, ярдәм күләме 80%ка кимегән. Халыкара агентлыклар Газзә секторы һуманитар фаҗигә чигендә тора, ачлык һәм эпидемияләр куркыныч зур дип кисәтте.

Израил һәм Фәләстин низагы тарихы

Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый.

1947 елда Британия Фәләстин мәсьәләсен БМОга тапшыра. БМО, төрле вариантларны караганнан соң, фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокуклары барлыгын раслый һәм британ мандатын туктатырга, ә җирләрне ике дәүләткә – яһүд һәм гарәп дәүләтләренә бүләргә тәкъдим итә. Иерусалимга аерым халыкара статус бирү карала.

Шулай итеп, Израил дәүләте барлыкка килә. Һәм ул берничә сугыш дәвамында Фәләстин җирләре исәбенә үз мәйданын арттыра, ә 1967 елда Газзә сызыгын һәм Көнбатыш ярны, шул исәптән Көчыгыш Иерусалимны оккупацияли. Әлеге вакыйгалар аркасында гарәп халкы күпләп күченергә мәҗбүр була. Бу урыннарда яһүд авыллары барлыкка килә. Әлеге хәлләрне халыкара оешмалар хөкем итә.

1974 елда БМОның Гомум Җыены тагын бер кат үз сүзен әйтә: фәләстиннәрнең мәсьәләнең гадел чишелешенә хакы бар. Киләсе елны тиешле Комитет төзелә.

1987 елда, 20 елдан артык хәрби оккупациядән соң, Газзә сызыгында һәм Көнбатыш ярда "Беренче интифада" дип аталган күтәрелеш була. Яшьләр, хатын-кызлар, балалар, эшчеләр – барысы да демонстрацияләрдә, эш ташлауларда катнаша һәм салымнар түләүдән баш тарта. 2000 елда фәләстиннар икенче интифада оештыра.

Ике очракта да протестларны Израил иминлек көчләре бастыра.

1987 елда, "Беренче интифада" вакытында ХӘМӘС төркеме оеша. Ул Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһүдләр дошман буларак күрсәтелә.

Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.

2007 елда ХӘМӘС Фәләстин идарәсе белән каршылыкка кереп, аның хакимиятен танудан баш тартты һәм Газзә сызыгында үз хакимиятен урнаштырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG