Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Навальный истәлегенә чәчәкләр салу өчен тоткарланучылар арасында галимә Резедә Сафиуллина да булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сафиуллина ул төнне полициядә үткәргән.

1 мартта Казандагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә Алексей Навальный истәлегенә чәчәкләр алып килгән өчен тоткарланган биш кеше арасында галимә Резедә Сафиуллина да булган. Бу хакта ул үзенең Facebook битендә язды.

"Мин беркайчан да Навальныйның җанатары яки тарафдары булмадым. Мин аның күпчелек карашлары белән беркайчан да килешмәдем, аеруча милли мәсьәләдә. Шуңа да карамастан, аның кулга алынуы һәм аеруча үлеме миндә көчле хисләр уятты. Белмәгән һәм хәтта фикерләре белән килешмәгән кеше үлеме өчен дә кайгырырга була.

Мәхкәмәдә штраф белән генә котылдым, гәрчә төне буе 10-15 тәүлеккә сак астында калдыруларына әзерләндем һәм укыр өчен улымнан алып килүен сорарлык китаплар исемлеген барладым", ди Сафиуллина.

Аның язуынча, ул көнне төрле вакытта барлыгы биш хатын-кыз тоткарланган. Иң өлкәне 70 яшьтән узган, иң яше һәм иң курыкканы 19 яшьлек студент булган.

"Төне буе ялгыз камерада төрле хисләр кичердем: ачу, курку, аптырау, үкенү, үз-үзеңне хөкем итү, оят, гаеп... Барыннан да хыянәтчелрәк хис - курку.

Иртәнгә башым ачылган кебек булды. Нәрсә булса шул булыр дидем. Булдыра алганны эшләдем. Бәлкем әле нечкәлекләрен дә язармын.

Менә өйгә кайттым. Навальный турында укырга утырам. Кем өчен якынча бер тәүлек утырып чыгарга туры килгәнен белергә кирәктертер", дигән Резедә Сафиуллина.

  • Элегрәк ОВД-Инфо Казанда 1 мартта Навальный истәлегенә чәчәкләр салуы өчен тоткарланган Милана Бухминага 10 мең сум штраф салуларын язган иде. Бухминаны 1 мартта рөхсәтсез митинг оештыруда гаепләгәннәр. Аның телефонын бары полиция бүлегеннән азат ителгәч, ягъни бер тәүлектән соң гына биргәннәр.
  • Алексей Навальный 16 февральдә Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге колониядә үлде дип хәбәр ителде. Үлем сәбәбе итеп табигый сәбәпләр күрсәтелгән. Үлеменә берничә көн кала Навальныйны 27нче тапкыр штраф изоляторына җибәргәннәр иде. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтергәннәр дип саный. Тол калган хатыны Юлия иренең эшен дәвам итәчәкмен дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG