Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзәдә солых урнаштыру тәкъдимен "нигездә" кабул итте


Сугыш башланганнан бирле Газзә сызыгында яшәүчеләрнең һуманитар ярдәмгә ихтыяҗлары артты, ә аны китерү мөмкинлекләре кимеде.

Израил ягы Газа сызыгында алты атналык килешү тәкъдимен "нигездә" кабул итте. Бу хакта Ак Йорт вәкиленә сылтама белән CNN һәм Financial Times хәбәр итә.

Планга күрә, утны туктату тотыкларны, аеруча хатын-кызларны, өлкәннәрне һәм яралыларны азат итәргә, шулай ук Газзәгә һуманитар ярдәм китерергә мөмкинлек бирәчәк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Фәләстин төркеме вәкилләре тотыкларны алмашу килешүе сөйләшүләрен дәвам итәр өчен Каһирәгә килгән. Хәзер Израил вәкилләренең килүе көтелә.

Соңгы алмашу ноябрь азагында булды һәм бер атнага якын дәвам итте.

CNN хәбәр итүенчә, алты атна эчендә тотыкларны алмашуның икенче этабы һәм Газзәгә ярдәм күрсәтү планы эшләнәчәк.

ХӘМӘС белдерүенчә, әгәр Израил шартларны кабул итсә, ике тәүлек эчендә солых урнашуы мөмкин. Бу шартлар күчерелгән халыкны Газзәнең төньягына кайтару һәм һуманитар ярдәм күләмен арттыруны күздә тота.

  • 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 29,9 меңнән артып китте, аларның 12,3 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
  • Сугыш башланганнан бирле Газзә сызыгында яшәүчеләрнең һуманитар ярдәмгә ихтыяҗлары артты, ә аны китерү мөмкинлекләре кимеде. The Guardian хәбәр итүенчә, ярдәм күләме 80% ка кимегән. Халыкара агентлыклар Газзә сызыгы һуманитар һәлакәт алдында булуын, ачлык һәм эпидемия куркынычын кисәтеп килде. ХӘМӘС контролендә булган Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, Газзәдә 30 меңнән артык кеше үлгән. Бу мәгълүматлар бәйсез расланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG