Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина күзләү идарәсе Самар өлкәсендәге тимер юл күперен шартлатуны оештыруга катнашы булуын белдерде


Чапаевка елгасы өстеннән салынган күпер
Чапаевка елгасы өстеннән салынган күпер

"Агрессор-дәүләт бу тимер юл тармагын хәрби йөк, аерым алганда Самар өлкәсенең Чапаевски шәһәрендә "Полимер" заводы җитештерә торган коралларны ташу өчен кулланды. Тимер юл күперенә килгән зарарны исәпкә алганда, аннан куллану озак вакытлар мөмкин булмаячак", диелә күзләү идарәсе хәбәрендә.

Бүген, 4 мартта, Самар өлкәсендәге Звезда-Чапаевски тимер юл станцияләре арасында шартлау булды. Бу хакта Baza Telegram-каналы һәм ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Baza мәгълүматынча, бүген иртә таңнан билгесез затлар Чапаевка елгасы аша салынган күпернең терәген шартлатмакчы булган. ТАССка бу мәгълүматны ашыгыч хезмәтләрдәге чыганагы раслаган.

Шартлау нәтиҗәсендә күпернең металл корылмалары һәм киртәсе зарарланган.

Чыганакларына таянып "Интерфакс" агентлыгы күпернең терәкләре җимерелмәгән, әмма тимер юл өслеге зарарланган, дип яза.

"Бу ике юллы урын, хәзер тикшерү өчен керергә кирәк. Төзекләндерү эшләрен башкару өчен техника һәм җиһазлар әзер. Бу берничә сәгатьне алыр дип фаразлана, ләкин әлегә урында тәртип саклау оешмалары эшли", дигән агентлык әңгәмәдәшчесе.

Куйбышев тимер юлы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС әлеге шартлау аркасында күпердә биш юлчы ташучы поезд тоткарлана дип искәртә. Агентлыкка оператив хезмәтләрдә әйтүләренчә, кулдан ясалган шартлаткыч шартлатылган булырга мөмкин.

Украина саклану министрлыгының күзләү баш идарәсендә күперне сафтан чыгаруны расладылар.

"Агрессор-дәүләт бу тимер юл тармагын хәрби йөк, аерым алганда Самар өлкәсенең Чапаевски шәһәрендә "Полимер" заводы җитештерә торган коралларны ташу өчен кулланды. Тимер юл күперенә килгән зарарны исәпкә алганда, аннан куллану озак вакытлар мөмкин булмаячак", диелә күзләү идарәсе хәбәрендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG