Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе 2010-2014 елларда Башкортстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, сәясәт белгече Аббас Галләмовны читтән торып кулга алган. Бу хакта "Новости" агентлыгы җиткерә.
Галләмовны гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаеплиләр, аны 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар, дип искәртелә.
2023 елның мартында Русия эчке эшләр министрлыгы сәясәт белгечен "фейклар" маддәсе нигезендә федераль эзләүгә биргән иде. Аңарчы алданрак юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Оешма фикеренчә, Аббасов "ят агентлар" әзерләгән материалларны тараткан, Украинадагы сугышка каршы фикер белдергән, Русиядән читтә яшәгән килеш чит оешмалар бирә торган мәгълүмати мәйданчыкларда белгеч буларак катнашкан.
- Аббас Галләмов 2008-2010 елларда Русия хөкүмәте идарәсендә референт булып эшләде, 2010-2014 елларда Башкортстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары иде, ул чакта республика белән Рөстәм Хәмитов җитәкчелек итте. 2017 елда Радий Хәбиров җитәкчелек иткән чакта Красногорскиның Иҗтимагый пулаты әгъзасы иде.
- Хәзерге вакытта ул Израилдә яши.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум