Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда активистларда һәм дин әһелләрендә тентүләр узды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тентүләрнең ни сәбәпле үтүе әлегә билгеле түгел.

Бүген, 5 мартта Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай һәм Җанкөй бистәләрендә кырымтатар активистларының һәм дин әһелләренең өйләрендә тентүләр уздырды. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" җиткерә. Куәт оешмалары вәкилләре барлыгы ун йортка килгән.

Бакчасарайда "Кырым теләктәшлеге" активистлары Рустем Oсманов, Азиз Азимов, Немет Люманов һәм Мустафа Абдураманов йортларында тентүләр булган. Абдурамановны ФСБга тикшерү изоляторына алып киткәннәр.

Җанкөйдә ислам дине әһелләре Ремзи Куртнезиров, Ваит Мустафаев, Али Мамутов, Арсен Кашка, Энвер Халилаев һәм Наримин Аметов өйләрен тентегәннәр.

Тентү вакытында Куртнезировның кан басымы 230га кадәр күтәрелгән, шуңа аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Соңрак аны, Халилаевны һәм Аметовны сорау алырга алып киткәннәр, ә Мустафаевның паспортын, хәрби билетын һәм телефонын тартып алганнар диелә.

Тентүләрнең ни сәбәпле үтүе әлегә билгеле түгел. Абдурамановны хатыны Алие куәт оешмалары вәкилләре тыелган әдәбят эзләде дигән.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • 2023 елда аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары арткан. Бу хакта иҗтимагый оешмалар, хокук яклаучылар, адвокатлар һәм дә Украина президентының Кырымдагы вәкилләге белдерә. Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева вәкиллек эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуында 2023 ел ахырына Кырымда сәяси сәбәпләр белән иректән мәхрүм итүнең 191 очрагы теркәлгән, шуларның 123е - кырымтатар дип белдерде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG