Аннексияләнгән Кырым ярларында Русиянең "Сергей Котов" патруль көймәсе батырылган булуы ихтимал. Бу хакта Украинаның хәрби күзләве һәм Русиянең сугышны хуплап язучы кайбер Telegram-каналлары хәбәр итте, алар көймәнең зарарлану видеоларын чыгарды.
Шул ук чыганаклар көймә экипажы коткарылды дип ышандыра.
Украина ягы "Сергей Котов"ка хәрби күзләүнең Group 13 төркеме һөҗүм итүен әйтә.
Узган төндә Кырымга дроннар һөҗүм итте. Бу һава гына түгел, ә диңгез дроннарының да катнаш һөҗүме булырга мөмкин. Төн буе Керич күпере ябык торды.
Русия саклану министрлыгы аннексияләнгән Кырымга һөҗүм булуына да, көймә батуына да әлегә рәсми фикер белдермәде.
Азатлык сугыш барган шартларда бу мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.
- "Сергей Котов" көймәсе Татарстанның Горький исемендәге Яшел Үзән көймә төзелеше заводында җитештерелгән.
- Ул Кара диңгез флотына 2022 елның июлендә кергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум