Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентын сайлаган көннәрдә Башкортстанда бүләкләр уйнатачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сайлауга килеп тавыш биргән башкортстанлыларга QR-кодлы билет бирәчәкләр, ә алар ярдәмендә махсус бүләкләр: смартфоннар, ноутбуклар, самокатлар һәм башка әйберләр отып булачак диелә.  Иң зур бүләк - Уфадагы фатирлар белән машинаны 30 апрельгә кадәр уйнатачаклар.

Русиядә президент сайлавы узган көннәрдә, 15 марттан 17 мартка кадәр Башкортстанда "Рәхмәт" чарасы үтәчәк. Аны Башкортстанның "Алга-Патриот" спорт-патриотик үзәге оештыра.

Сайлауга килеп тавыш биргән башкортстанлыларга QR-кодлы билет бирәчәкләр, ә алар ярдәмендә махсус бүләкләр: смартфоннар, ноутбуклар, самокатлар һәм башка әйберләр отып булачак диелә. Иң зур бүләк - Уфадагы фатирлар белән машинаны 30 апрельгә кадәр уйнатачаклар, дип яза "Коммерсантъ".

Башкортстанның кайбер шәһәрләрендә һәм районнарында сайлауга килүчеләргә "Рәхмәт" беләзекләре бирәчәкләр, алар белән проект партнерларыннан тауарларны ташлама белән алып булачак диелә.

Башкортстанда халыкны бүләкләр белән кызыктырып кына түгел, сайлауда мәҗбүри дә катнашырга мәҗбүр итәләр. Мәсәлән Азатлык күптән түгел Башкорт дәүләт педагогика университеты студентларына Русия президентын сайлауда катнашу өчен югары уку йортына якын булган сайлау бүлегенә теркәлергә кушуларын язган иде.

"15-16 мартта безнең барыбызны да төркемнәргә бүләчәкләр һәм укытучылар белән тавыш бирергә барачакбыз. Бу мәҗбүри", ди Уфа югары уку йортында белем алучы студент. Студентлар университетка иң якын тавыш бирү бүлегенә теркәлү турындагы скриншотны сорыйлар. Скриншотлар аннары деканатка җибәрелә.

Шул ук вакытта Казандагы "Нәфис Косметикс" оешмасы хезмәткәрләрен Путин өчен тавыш бирергә мәҗбүр итәләр.

29 февральдә аларны мөдир урынбасары Надежда Үтәгәнова җыйган. Ул сүзне агитатор ханымга биргән, тегесе Путин өчен тавыш бирергә кирәк дигән: янәсе, Путин сайланмаса, 90нчы еллар кире кайтачак һәм илдә гей-парадлар узачак.

Агитатор ханым нәкъ менә 15 һәм 16 мартта тавыш бирергә кирәк дип тәкрарлаган, чөнки сайлау көннәренең соңгысына калу "оят".

Шулай ук, "Нәфис" хезмәткәрләре тавыш бирдем дип телефоннан шалтыратып хисап бирергә һәм сайлау бүлегендә төшкән фотоларын җибәрергә тиеш.

  • Русиядә президентны сайлау быел 15-17 мартта үтәчәк. Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG