Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга терлек һәм кошлар канунсыз юл белән күпләп кертелә


Архив фотосы
Архив фотосы

Рәсмиләр хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу ихтималына борчыла.

Татарстанга алыпсатарлар аша канунсыз юл белән күпләп терлек һәм кош-корт кертелә. Бу хакта Татарстан ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Кызганыч, терлек һәм кош-корт сатучылар аларны рәсми булмаган юл белән китерә. Заманча дигитал технологияләр ярдәмгә килә. Игълан аша аларны теләсә кайсы вакытта табарга була. Күпчелек алыпсатарларның эшчәнлеге канун һәм контроль нигезендә алып барылмый, кызганыч", диде ул.

Аныңча, бүген Татарстанның Русия төбәкләре белән элемтәсе көчле, бу йогышлы чирләр таралуга сәбәп була ала. 2023 елда Татарстанга читтән 54,1 мең баш эре мөгезле терлек кертелгән, шул исәптән 5 мең баш — чит илдән.

Узган ел Идел буе төбәкләрендә 26 дуңгызларның Африка чумасы, 75 кош гриппы, 5 бруцеллез очрагы ачыкланган.

2023 елда Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыкканнан соң 213 баш тавык һәм 225 йомырка юк ителде. Фабрикага 50 миллион сум зарар килде.

Узган ел республиканың ике зур хуҗалыгында сыерлар бруцеллез йоктырды. Зыян күләме — 1 млрд сум.

Соңгы елларда Татарстан ветеринария баш идарәсе корбанга җирле сарыкларны гына чалырга тәкъдим итә. Моны республикага йогышлы чирләр таратмау өчен эшләнә дип аңлаталар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG