Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда М7 юлында туктатылган машинада 22 цилиндр шартлаткыч табылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

65 яшьлек пенсионер Владимир Фетисов үзенең Ford машинасында Мәскәүдән Хабаровскига юл тоткан булган. Пенсионер үзе бу әйберләрнең каян килүен аңлата алмаган. Шартлаткыч матдәләрне канунсыз алу, саклау һәм ташу турында җинаять эше ачылган.

Татарстанның Югары Ослан районында "Малиновка" тикшереп үткәрү пунктында бер машинаны туктатканнар, анда 22 цилиндр шартлаткыч матдә табылган.

Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" һәм Telegram-каналлар хәбәр итте.

65 яшьлек пенсионер Владимир Фетисов үзенең Ford машинасында Мәскәүдән Хабаровскига юл тоткан булган диелә.

Аның багажнигындагы шәхси әйберләр салынган букчасында шартлаткыч матдәләр белән 6 цилиндр, ә арттагы утыргычлары астында тагын 16 цилиндр табылган. Бу хәл 5 мартта булган.

Пенсионер үзе бу әйберләрнең каян килүен аңлата алмаган. Шартлаткыч матдәләрне канунсыз алу, саклау һәм ташу турында җинаять эше ачылган.

  • 4 мартта, Самар өлкәсендәге Звезда-Чапаевски тимер юл станцияләре арасында шартлау булды. Чыганакларына таянып "Интерфакс" агентлыгы күпернең терәкләре җимерелмәгән, әмма тимер юл өслеге зарарланган дип җиткергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG