АКШ Хәрби көчләре Үзәк идарәсе Газзә сызыгында вакытлыча порт булдыруга җиһазлар җибәрелүен белдерде. Ул төбәккә һуманитар ярдәм китертү өчен кулланылачак.
Инженерлар һәм порт булдыру өчен җиһазларның беренче өлеше булган кораб 9 мартта АКШның General Frank S. Besson хәрби-диңгез флоты Лэнгли-Юстис базасыннан Урта диңгезнең көнчыгыш өлешенә юл тотты.
Пентагон мәгълүматларынча, порт төзелеше якынча ике ай дәвам итәчәк һәм анда меңгә якын хәрби хезмәткәр катнашачак. Америка хәрбиләренең Газзә сызыгы җирлегендә булуы күздә тотылмый.
Порт азык-төлек, дарулар һәм Фәләстин халкы өчен вакытлыча яшәү урыннары төзү өчен кирәк-яраклар булган зур корабларны кабул итәчәк.
АКШ президенты Джо Байден үз чиратында MSNBC телеканалына интервьюда Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяхуның үз илен якларга хокукы барлыгын, ләкин Фәлистин халкы үлемен булдырмаска тиешлеген искәртте.
- Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 31 меңнән артты. Шуларның 12 меңнән артыгы — балалар.
- 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 30,8 меңнән артып китте, аларның 12,3 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум