Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе 21 яшьлек Казан егетен террорчылыкны финанслауда гаепле дип табып тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Мәхкәмә һәм тикшерү фикеренчә, 2020 елның маеннан октябренә кадәр егет Русиядә террорчы дип табылган һәм тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы әгъзаларына ярдәм итү өчен Сүриягә акчалар күчергән. Соңрак аны тоткарлаганнар һәм террорчылыкны финанслауда гаепләп җинаять эше ачканнар.
Беренче өч елын ул төрмәдә, калган вакытын кырыс тәртипле колониядә үткәрәчәк.
- Быел февральдә Казанда террорчыларга акча җыюда гаепләнеп хосусый сак оешмасы мөдире тоткарланган иде. Янәсе 2021 елда Турлан Хәлилов һәм тагын берничә ачыкланмаган зат акча җыю оештырган һәм алар "Ислам дәүләте" хисапларына кимендә 144 мең сум акча күчергән.
- 2022 елда Башкортстанның Октябрь шәһәрендә 35 яшьлек Алия С.-ны террорчылыкны финанслау эше нигезендә хөкем иткәннәр иде. ФСБ мәгълүматынча, 2013 елдан 2014 елга кадәр Алия С. "Җәбһәт-ән Нусра" террорчы оешмасында Сүриядә сугышкан затка акча җибәреп торган.
- "Мемориал" хокук яклау үзәге шурасы әгъзасы Александр Черкасов аерым алганда террорчылыкны финанслау турындагы җинаять эшләренә фикер белдереп, алар "уйдырмага корылган, чөнки әгәр син узган елга караганда кимрәк хисап бирәсең икән, киләсе елда финанслау да азрак булачак", дигән иде. "Террорчылыкны финанслау турындагы эшләр: Төркиягә кемгәдер җибәрелгән акчалар - террорчыларга күчерелгән диелә, әмма бу берничек тә дәлилләнмәгән", дип саный ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум