Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда курайчылар дәүләт ансамбле төзелә


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

"Башинформ" мәгълүматынча, яңа коллективта 31 кеше булачак. 20 курайчыдан тыш җырчылар, биючеләр, думбыра, кыл-кубыз кебек халык коралларында уйнаучыларны чакырырга ниятлиләр. Талантлы артистларны тыңлап карап сайлап алачаклар диелә.

Башкортстанда курайчылар дәүләт ансамбле төзелә. Бу хакта фәрманны бүген, 11 мартта республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган. Ул бу хакта республика хөкүмәтендәге киңәшмәдә әйтте, дип яза "Коммерсантъ".

Хәбиров башкорт курайчылар дәүләт ансамбле булдыруны сорап мөрәҗәгатьләр күп килде дигән. Соңгы тапкыр бу мәсьәлә турында мәдәният шурасында сөйләшкәннәр. Хәбиров бу хакта республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән дә сөйләшкән.

"Нинди мөмкинлекләребез бар икән дип карадык, мәктәпләр дә бар, бик көчле артистлар да. Шуңа бүгенне курайчылар дәүләт ансамбленең туган көне дип санарга була", дигән Хәбиров.

Ул мәдәният министрына ансамбль төзү өчен "эшкә керешергә" кушкан. "Республика көнендә концерт белән хозурлансак шәп булыр иде", дип искәрткән.

"Башинформ" мәгълүматынча, яңа коллективта 31 кеше булачак. 20 курайчыдан тыш җырчылар, биючеләр, думбыра, кыл-кубыз кебек халык коралларында уйнаучыларны чакырырга ниятлиләр. Талантлы артистларны тыңлап карап сайлап алачаклар диелә.

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Азат Аитколов агентлыкка әйтүенчә, кайчандыр республикада мондый ансамбль булган инде. "Безнең танылган композитор Заһир Исмәгыйлев та курайчы һәм җырчы булган, ул сугышка кадәр, 1930нчы еллар ахырында Башкортстан дәүләт филармониясендә мондый коллектив төзегән булган. Алар бөтен республика буйлап йөреп концертлар куйган. Икенче дөнья сугышында күпчелек музыкантлар фронтка киткән һәм ансамбль таркалган", дип сөйли ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG