Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең берничә төбәгенә пилотсыз очкычлар һөҗүм итте


Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң Орёлдагы нефть базасында янгын
Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң Орёлдагы нефть базасында янгын

Аерым алганда, дроннар һөҗүменнән соң Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендәге ягулык-энергетика комплексы объектында янгын чыкты. Бу шәһәрдән Татарстан башкаласы Казанга кадәр нибары 366 чакрым тирәсе.

12 мартка каршы төндә Русиянең һава һөҗүменә каршы чаралары илнең җиде төбәгендә Украина очырткан 25 дронны юк итте һәм тотып алды, дип белдерде Русия саклану министрлыгы.

Пилотсыз очкычларны Мәскәү өлкәсендә (ике дрон), Ленинград (бер дрон), Белгород (җиде дрон), Курски (11 дрон), Брянски (бер дрон), Тула (бер дрон) һәм Орёл (ике дрон) өлкәләрендә бәреп төшергәннәр, дип яза ТАСС.

Дроннар һөҗүменнән соң Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендәге ягулык-энергетика комплексы объектында янгын чыкты, дип сөйли төбәкнең губернаторы Глеб Никитин. Аның әйтүенчә нефть эшкәртү корылмасы яна башлаган. Беренчел мәгълүматларга күрә, җәрәхәтләнүчеләр юк.

Baza Telegram-каналы янгын "Лукойл" нефть базасында чыккан дип яза. Куәт оешмалары белән бәйле 112 каналы исә нефть кудыру корылмасына дрон төшкән дип ышандыра. "Лукойл"да исә "Лукойл-Нижегороднефтеоргсинтез" корылмасының эше вакытлыча туктатылуын хәбәр иттеләр. Янгынны сүндерүдә янгын поезды катнаша.

Бер дрон ягулык-энергетика комплексына һөҗүм итте, дип белдерде Орел губернаторы Андрей Клычков. Telegram-каналлар мәгълүматынча, нефть базасы яна башлаган. Губернатор әйтүенчә, кешеләр җәрәхәтләнмәгән.

Белгород өлкәсендә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң җиде авыл утсыз калган, моны төбәк башлыгы Вячеслав Гладков җиткерде.

Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәргә очып килгән пилотсыз очкычны Раменски шәһәр бүлгесендә бәреп төшерүләрен сөйли. Дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә җимереклекләр дә, яраланучылар да булмаган диелә.

Ленинград, Брянски, Воронеж өлкәләрендә дә хакимиятләр җимереклекләр һәм җәрәхәтләнүчеләр булмавын әйтә.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия төбәкләренә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Русия аларда Украинаны гаепли. Украина хакимиятләре моңа фикер белдерми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG