Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Радий Хәбиров рәсеме төшкән шоколад турында шаярткан такымны ШТК ярышыннан төшереп калдырганнар


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Узган атнада Уфада "Атай" дигән шоколадның сатуга чыгуы хәбәр ителгән иде.  Аның тышлыгында Башкортстан башлыгы улы Тимерне кочаклап тора. Әбҗәлил районын тәкъдим итүче "Барыбер" такымын шоколад турында шаяртканы өчен "гомум кабул ителгән рухи, әхлакый нормаларны үтәми" дип тапканнар.

Башкорт Шаяннар һәм тапкырлар клубы (ШТК) ачык лигасының "Барыбер" такымын республика башлыгы Радий Хәбиров рәсеме төшкән "Атай" шоколады турында шаяртканнан соң уеннан төшереп калдырганнар. Бу хакта "Аспекты" җиткерә. Шул ук вакытта Башкорт ШТК ачык лигасы рәисе урынбасары Илһам Ишкинин такымны төшереп калдыру шоколад турындагы шаяртуга бәйле түгел дип ышандыра.

10 мартта Уфаның Конгресс-холлында "Якташлар кубогы - 2024" фестивале үткән. Анда җиде такым катнашкан, Әбҗәлил районын Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназия укучыларының "Барыбер" такымы тәкъдим иткән. Бу такым республика башлыгы Радий Хәбировның рәсеме төшкән "Атай" шоколады турында шаярткан диелә.

"Безнең кибеттә - "Атай" шоколады премьерасы. Made in Armenia (Әрмәнстанда эшләнгән - ред.). Куллану вакыты - 2024 елга кадәр. Эчендәгеләр: җиде процент какао, нуль процент башкорт теле. Үзе ул татлы. "Ачы дөреслек татлы ялганга караганда яхшырак дигән сүз бу шоколадка кагылмый", диелгән шаяртуда.

Такымны "уеннарның регламентын тупас бозуы сәбәпле" һәм "гомум кабул ителгән рухи, әхлакый нормаларны үтәмәве" өчен төшереп калдырганнар.

Башкорт ШТК ачык лигасы рәисе урынбасары Илһам Ишкинин "Аспекты"га әйтүенчә, такым әгъзалары "уен кагыйдәләрен берничә тапкыр бозган". "Редакторлар аларның шаяртуын берничә тапкыр кыскартты, "бу кызык булмаячак, моны алып чыкмагыз", дип әйтте. Алар яшьләр, укучылар булганга кайчак аларга элементар әйберләрне аңлаттылар. Шоколад турындагы шаярту дисквалификация белән турыдан-туры бәйле түгел", дигән ул.

Башкорт ШТК ачык лигасында бөтен уеннар да башкорт телендә бара. Якындагы уеннар апрельгә ниятләнә, әлегә анда сигез такым катнашыр дип көтелә.

  • Узган атнада Уфада "Атай" дигән шоколадның сатуга чыгуы хәбәр ителгән иде. Аның тышлыгындагы рәсемдә башкортстан башлыгы Радий Хәби ров улы Тимерне кочагына алган.
  • UTV мәгълүматынча баллы сувенир сатуга күптән түгел генә чыккан. 38 граммы өчен 200 сум бәя куйганнар. Шоколад Венесуэлада сатып алынган какао орлыкларыннан ясалган, аны Стәрлетамакта җитештерәләр диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG