Кайнар хәбәр

Вильнюста Навальныйның көрәштәше Леонид Волковка һөҗүм иткәннәр

 Алексей Навальныйның якын көрәштәше Леонид Волков
Алексей Навальныйның якын көрәштәше Леонид Волков

Аның "машина тәрәзәсен чүкеч белән ватып, күзенә газ сипкәннәр, шуннан соң һөҗүм итүче Леонидны чүкеч белән кыйный башлаган" диелә. Башкортстанның "Техас Хабирова" Telegram-каналы бу уңайдан "Коллаборационист Габбасовка зур сәлам. Тиздән аның хурлыклы азагы җитәчәгенә шикләнмибез" дип язды.

Кичә, 12 март көнне кичке 22 сәгать 6 минутта Литваның Вильнюс шәһәрендә билгесез затлар Алексей Навальныйның иң якын көрәштәше, аның штабы челтәрләренең элекке җитәкчесе Леонид Волковка һөҗүм иткән. Бу хакта озак еллар Навальныйның сүзчесе булган Кира Ярмышка сылтама белән The Insider җиткерә.

Ярмыш әйтүенчә, Волковның "машина тәрәзәсен чүкеч белән ватып, күз яше агыза торган газ сипкәннәр, шуннан соң һөҗүм итүче Леонидны чүкеч белән кыйный башлаган".

"Агентство" белән сөйләшкәндә Ярмыш Волков һөҗүм итүчеләрдән "машина ишеге һәм аяклары ярдәмендә" сакланган дип искәрткән. "Шуңа күрә кая туры килә шунда - аякларына сукканнар", ди ул.

Волковны хастаханәгә алып киткәннәр.

Һөҗүм Литва башкаласының читендә, сәясәтче яши торган өй янында булган.

Вильнюс полициясе һөҗүм булуын раслады, әмма хәбәрдә Волковның фамилиясе әйтелмәгән, Русия ватандашына һөҗүм иткәннәр генә диелгән. Әлегә бу хәл белән бәйле нинди дә булса фаразлар хәбәр ителми.

Навальныйның тагын бер көрәштәше, Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов һөҗүмнән соң төшерелгән фотоларны чыгарды. Рәсемнәрдән күренгәнчә, Волковның башы җәрәхәтләнгән һәм аягы канга баткан.

Леонид Волков соңрак үзе дә видео да чыгарды.

"Миннән тапалган ит кисәге ясамакчы булдылар, шундый ук чүкеч белән. Кеше миңа ишегалдында һөҗүм итте, 15ләп тапкыр аякка сукты. Аяк шулай да исән калды. Йөрергә авыр, әмма сынмаган. Кул сынган", диде ул.

Сәясәтче бу "бандит Петербурдан Путиннан типик бандит сәламе" дип белдерде.

Башкортстанның "Техас Хабирова" Telegram-каналы бу һөҗүм белән бәйле хәбәр чыгарып, "Коллаборационист Габбасовка зур сәлам. Тиздән аның хурлыклы азагы җитәчәгенә шикләнмибез. Теләсә нинди оясыннан тартып чыгарачаклар. Сөенечле!" дип язылган хәбәрдә.

Мөгаен канал башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовны күз уңында тотадыр.

  • 16 февральдә Русия хакимиятләре Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге "Полярный волк" колониясендә Алексей Наавльныйның үлүен хәбәр итте. Үлем турындагы йомгаклауда аның табигый сәбәпләрдән үлүе әйтелә. Сәясәтченең тарафдарлары оппозиционерны үтерделәр дип саный.
  • Русия президентын сайлау алдыннан Навальный көрәштәшләре "Путинга каршы төш вакыты" ("Полдень против Путина") дигән каршылык чарасы әзерләнүен игълан итте. Оппозиционерның такымы сайлау бүлгеләренә 17 мартта төш вакытында килергә чакырды. "Сез Путиннан кала теләсә нинди намзәт өчен тавыш бирә аласыз. Сез бюллетеньне боза: аңа зур итеп "Навальный" дип яза аласыз, дип әйткән иде Навальныйның тол калган хатыны Юлия.
  • Бу протест чарасы турында сөйләгәндә Леонид Волков анда катнашуны "Алексей Навальныйның сәяси васыяте", дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

​
XS
SM
MD
LG