Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ике миллион сумга Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнгән фильм төшерәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республиканың мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңгән фильмнарны төшерүгә барлыгы 8 млн сум бүлеп бирелә, Каюм Насыйриныкына биреләсе акчалар иң күбе.

Татарстан мәдәният министрлыгы татар галим-этнографы, XIX гасыр язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның әсәрләренә нигезләнеп фильм төшерүгә ике миллион сумлык субсидия бирәчәк. Режиссёеры – Марсель Мәхмүтов.

Министрлык үткәргән бәйгедә җиңгән фильмнарны төшерүгә барлыгы 8 млн сум бүлеп бирелә, Каюм Насыйриныкына биреләсе акчалар иң күбе.

Башка җиңүчеләргә килгәндә, аерым алганда Азат Ганиевнең Бөек Болгар дәүләтенең ханы Алмыш хан турындагы "Сказ об Алмуше" тулы метражлы фильмына 1 млн сум бирәчәк. Рәдиф Кашаповның "Сосна чабатасы" дигән кыска метражлы фильмына 500 мең сум биреләчәк, ул Балтач районының Сосна авылында яшәүчеләрнең биюе турында.

Айдар Гайнуллинның "Алга?" кыска метражлы фильмы да 500 мең сум җиңгән, ул Татарстан гаиләләрендә гаилә кыйммәтләренең буыннан-буынга күчүе турында. Җиңүчеләр арасында Илдар Ягъфәровның "Әлифба"сы да бар, ул татар әлифбасы авторлары турында, аңа да 500 мең сум бирәчәкләр.

  • 12 мартта Татарстан мәдәният министрлыгы кино төшерүчеләр өчен питчинг оештырды. Дәүләт хисабыннан 10 номинациягә 8 млн сум каралган. Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров бу финансларның аз булуын әйтте. Республикада татар киносы өчен акча аз бүленә дип белдерде. Аныңча, Татарстан "көчле һәм бай илләр" кебек эшләргә тиеш.
  • "Болай финанс бүлеп бирү эше искерде. Бүген 500 мең сум документаль фильмга да бик аз, диде ул.
  • 2023 елда режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" фильмы Русия прокатына чыкты. Ул 17,5 млн сум акча җыйды. Әлеге киноны төшерүдә Татарстаннан дәүләт ярдәме күрсәтелмәде.
  • Узган ел Илшат Рәхимбайның "Микулай" фильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде.
  • Азатлык радиосы архивында Азатлык тапшырулары чыга башлауга зур тырышлык куйган Гариф Солтанның Каюм Насыйри иҗаты һәм эшчәнлеге турында сөйләгән тапшыруы саклана. Ул 1985 елда яздырылган. Әлеге аудиоязмада Насыйриның 160 еллыгы уңаеннан аның әдәп һәм әхлак турында фикерләре яңгырый. Тарихның авыр көннәрендә бу әдәп-инсаф, әхлак кагыйдәләрен чын күңелдән үтәгәнгә күрә, "безнең халык үзен югалудан саклап кала алган", дип сөйли Гариф Солтан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG