Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 17 мартта күңел ачу чарасын үткәрмәскә булдылар, активистларны рөхсәтсез чарада катнашмау турында кисәтәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" ("Полдень против Путина") дигән каршылык чарасы игълан иткән иде. Навальный такымы сайлау бүлгеләренә 17 мартта сәгать көндезге 12дә килергә чакырды.

Казан хакимиятләре Май чабу бәйрәме уңаеннан шәһәр үзәгендә – Бауман урамында 17 март көнне көндезге 12дә үтәргә тиешле бәйрәм чараларын уздырмаска булган. Рәсми сәбәбе – күңел ачу чаралары "иминлек таләпләре нигезендә" үткәрелми. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Шул ук сәбәп белән алданрак бәйрәм үткәрү ниятләнгән 13 мәйданчыкның алтысында күңел ачулар үткәрелмәячәк.

Хәзер хакимиятләр төш вакытында бары тик "Ак барс арена" янына гына һәм шәһәр читенә – Дәрвишләр бистәсе, Кадышев, Тынычлык бистәсе, Константиновка, Юдинога чакыра.

Элегрәк Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" ("Полдень против Путина") дигән каршылык чарасы игълан иткән иде. Оппозиционерның такымы сайлау бүлгеләренә 17 мартта сәгать көндезге 12дә килергә чакырды. "Сез Путиннан кала теләсә нинди намзәт өчен тавыш бирә аласыз. Сез бюллетеньне боза: аңа зур итеп "Навальный" дип яза аласыз, дип әйткән иде Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия.

Шулай ук Казандагы активистларга киңкүләм рөхсәтсез чарада катнашмау турында кисәтүләр тапшыралар. Надеждин штабының башлыгы Дмитрий Румянцевка Коррупциягә каршы көрәш фонды игълан иткән чараны оештырырга җыенасың дип кисәтү китергәннәр.

Полиция фикеренчә, Румянцев сайлау комиссияләренең эшен тотрыксызландырырга һәм җәмгыятьнең хакимияткә ышанычын какшатырга тели. Активистка "митинглар турындагы маддә" белән һәм теракт,киңкүләм тәртипсезлекләр, диверсия турындагы җинаять эшләре белән янаганнар.

  • Бүген Русиядә президент сайлавында тавыш бирүләр башланды. Беренче тапкыр ул өч көн буе барачак - 15,16 һәм 17 мартларда.
  • әйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG