Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думаның Татарстаннан депутаты биналарны тузудан саклау өчен ясалган ремонт бурычларын яңа фатир хуҗаларына түләттерергә тәкъдим итә


Кануннарга ярашлы хәзерге вакытта фатирны сатып алган кешегә капиталь төзекләндерү бурычлары гына күчә.

Русия Думасының Татарстаннан депутаты Марат Нуриев биналарны тузудан саклау өчен ясалган ремонт белән бәйле элекке фатир хуҗалары җыйган бурычларны яңа хуҗаларга күчереп куярга тәкъдим итә. Дептутат Русиянең Торак кодексына үзгәрешләр кертү өчен шундый канун өлгесе әзерләвен "Бизнес Online"га сөйләгән.

Кануннарга ярашлы хәзерге вакытта фатирны сатып алган кешегә капиталь төзекләндерү бурычлары гына күчә.

"Бу канун өлгесе коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыеп алу артсын өчен, күпкатлы йортлар вакытыннан алда тузмасын дип торак фонды да сипләү эшләрен вакытында планлаштыра һәм башкара алсын өчен кирәк", дигән ул.

Марат Нуриев озак вакытлар Казанның "Уютный дом" идарәче ширкәте белән җитәкчелек итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG