Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентын сайлау: тоткарлаулар күзәтелә, бюллетень салынган тартмаларга буяу түгәләр


Үзәк сайлау комиссиясе урналарны "саклауны көчәйтергә" кушты.

Русиядә президент сайлавында тавыш бирүләр дәвам итә. Ул 15 мартта башланды һәм якшәмбе, 17 мартта төгәлләнәчәк.

Сайлауларны Украинада сугыш барган вазгыятьтә үткәрәләр. Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин бишенче мөддәтенә бара, ә сугышка каршы чыккан намзәтләрне хакимиятләр теркәмәде.

Сайлау урналарына зелёнка яки шуңа охшаш буяучы маддә түгүләре турында хәбәр ителде, шундый берничә очрак булды.

Мәсәлән, Мәскәүдә тавыш бирергә килгән хатын-кыз бюллетеньнәр салынган тартмага зелёнка түккән. Аны тоткарлаганнар, сайлау хокукларын тормышка ашырырга комачау итү маддәсе нигезендә җинаять эше ачканнар. Бу хакта Мәскәү тикшерү комитеты җиткерде.

Шундый ук хәлләр Воронеж өлкәсенең Борисоглебски шәһәрендә, Ростовта һәм Карачәй-Чиркәстә да булды. Үзәк сайлау комиссиясе урналарны "саклауны көчәйтергә" кушты.

"База" басмасы бер хатын-кызның тавыш бирү будкасына ут төртүе видеосын чыгарды. Аны тоткарлаганнар. Бу Мәскәүдәге бер сайлау бүлгесендә булган диелә.

Русиянең берничә төбәгендә сайлау бүлгеләре янында экзит-пол үткәрүче волонтерларга хакимиятләр басым ясый. Ханты-Мансида сайлау бүлгесе янында "Гражданская инициатива" фиркасеннән сораштыру уздырган Полина Змановскаяны тоткарлаганнар (бу фиркадән сугышка каршы булган бердәнбер намзәт - Борис Надеждин тәкъдим ителгән иде - ред.).

Змановскаяны төнгә полиция бүлекчәсендә калдырганнар. Аны ялган документлар ясауда шикләнәләр, дип яза "ОВД-Инфо". Экзит-пол оештыручыларга Казанда да басым булуы турында хәбәр ителде.

  • Бүген Русиядә президент сайлавында тавыш бирүләр башланды. Беренче тапкыр ул өч көн буе барачак - 15,16 һәм 17 мартларда.
  • Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG