Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда берничә активист тоткарланган


Зөлфия Ситдыйкова. Архив фотосы.
Зөлфия Ситдыйкова. Архив фотосы.

17 март көндезге 12дә Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашырга тәкъдим иткән иде.

Казанда активист Зөлфия Ситдикова тоткарланган. Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы яза. Аны өеннән чыкканда Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре тоткан. Моннан тыш актвист Вера Отрешко да тоткарланган. Аларны "Япеево" полиция бүлегенә илткәннәр.

Шулай ук куәт оешмасы хезмәткәрләре Казанда Гөлназ Орлованың өенә килеп аны "Япеево" полиция бүлегенә алып киткәннәр. ОВД-Инфо язуынча, сәбәбе Орлованың социаль челтәрләрдә русияләрнең сайлау иреге хокукларын бозу турындагы язулары була ала.

16 март хокук саклау оешмасы хезмәткәрләре Орлованың яшәү урынына килгән, ул вакытта өйдә аның әбисе һәм баласы гына булган. Әлеге хәл кич була. Полиция хезмәткәрләре ишек астына кәгазь куеп китә һәм анда 16 март иртән полиция бүлегенә килү таләбе язылган була.

Шулай ук кичә Казанда Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре кеше хокукларын яклаучы Аида Нуретдинованы өенә килеп алып киткән. Аны төнгелеккә "Япеево"ның 16нчы полиция бүлегендә калдырганнар. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Нуретдиновага каршы хакимият белән килештерелмәгән чара оештыру турында беркетмә төзегәннәр. Ул үзенең "ВКонтакте" битендә кешеләрне 15-17 мартта сайлауга килергә чакыруда һәм шулай ук танышларын тавыш бирүдә катнашырга өндәүдә гаепләнә.

  • 15,16 һәм 17 мартта Русиядә президент сайлыйлар.
  • 17 март көндезге 12дә Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашырга тәкъдим итте. Бу вакытта алар сайлау бүлгеләренә килергә өнди.
  • Элегрәк Казандагы активистларга киңкүләм рөхсәтсез чарада катнашмау турында кисәтүләр тапшырдылар. Надеждин штабының башлыгы Дмитрий Румянцев өч тәүлеккә сак астына алынды.
  • Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG