Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда бюджет тармагында эшләүче кырымтатарларга сайлауның беренче көнендә үк тавыш бирергә кушылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кырымда барган Русия президенты сайлауларының өченче көнендә көндезге сагәть 15.00кә 81,76 процент сайлаучы катнашкан. Бу хакта җирле рәсми чыганаклар хәбәр итте. Әлеге саннар чынбарлыкка туры киләме юкмы, билгесез.

Карасубазарның 628 сайлау булгесендә 15 мартта тавыш биргән бюджет оешмасында эшләгән кырымтатар Әнвәр әфәнде (исеме үзгәртелде) сагәть 16.30да бу бүлгедә аннан тыш бер генә дә тавыш бирүче кешенең булмавын әйтте.

Бюллетеньдә имзасын куйганда да исемлектә тик дүрт кешенең тавыш бирүе хакында әйтте. Әнвәр әфәнде яшәгән "Авдет" кырымтатар бистәсе бу сайлау булгесенә карый. Шундый ук хәл 17 мартта "Сары су" кырымтатар бистәсендә күзәтелгән. Бу хакта исемен әйтмәү шарты белән монда яшәүче кырымтатар активисты сөйләде. Шәһәрдәгә базарда 15-17 мартта тынлык, кырымтатар сатучыларының күбесе базарга чыкмаганы мәгълүм булды.

Саки районы 800 йортлы 1900 халкы яшәгән Ак-козь (Ак—күз) авылында гаиләләре белән сайлауга баручылар нигездә урыслар булган. "Авылда тыныч, активлык сизелми, сайлау булгесендә музыка уйный", диде монда яшәүче Миляра ханым (исеме үзгәртелде).

Судакта яшәгән активист Ридван әфәнде(исеме үзгәртелде) кырымтатар эшкуарларын һәм бюджетникларны сайлауларда катнашырга җирле хакимият үгетләгәнен сөйләде.

Акмәчеттәге кырымтатарлар эшләгән бюджет оешмасында хезмәт итүче Ленур әфәнде: "Безне 15 мартта эштән иртәрәк җибәреп катгый рәвештә шул ук көнне барып тавыш бирергә, үрнәк күрсәтергә тиешсез, диделәр" дип сөйләде. Аларга сәгәть көндезге 12дә хисап алачакларын әйтеп, гаилә әгъзалары белән сайлауларда катнашып, бергә фотолар төшү таләп ителгән.

Сайлаулар алдыннан, Акмәчеттә Кырым буенча кырымтатар мәктәпләре җитәкчеләре, университет галимнәрен, дин әһәлләрен, бюджет хисабына чыккан кырымтатар матбугаты, радио, телевидение җитәкчеләрен, җирле активистларны, барлыгы 300гә якын кешене, ябык җыелышка җыеп Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёнов: "Кырым Русиядә 80 проценттан ким тавыш бирмәгән иң актив төбәк, бездән алда тик Чечня гына бара, бу юлы да без актив булырга тиешбез" дигән рухта чыгыш ясаган. Кырым мөфтие Эмирали Аблаев: "Кырымнар сайлауларга чыкканда без чыкмасак безгә ничек карарлар, ничек мәсьәләләребезне президент алдына чыгарачакбыз" дигән фикерен белдерде.

Очрашуда "Путин татарларыннан" бернинди кырымтатар мәсьәләсен беркем күтәрмәгән, моңа форсатта бирелмәгән. Башта куелган микрофоннар ни өчендер тиз генә җыеп алынган. Бу очрашу хакында язарга да, аны фотога төшерергә дә рөхсәт ителмәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG