Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сәүдә үзәге диварына язган иргә гаскәрне "кимсеткән" дип 45 мең сум штраф салганнар


Илллюстратив рәсем
Илллюстратив рәсем

Эш материалларыннан күренгәнчә, ул "Фирма Мир" тукталышында торган чакта "Мир" сәүдә үзәге бинасына буяу белән язган. Нәрсә дип язуы әйтелми.

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Булат Янгировны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип табып, аңа 45 мең сум штраф суккан (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе 1 өлеше). 13 мартта чыккан карарны "Idel.Реалии" тапкан.

Эш материалларыннан күренгәнчә, ул "Фирма Мир" тукталышында торган чакта "Мир" сәүдә үзәге бинасына буяу белән язган. Нәрсә дип язуы әйтелми.

Мәхкәмәдә Янгиров гаебен танымаган. Бу хәл булган көнне өйдә идем, төнлә беркайда чыкмадым, моны әни раслый ала дигән.

Ир аңлатуынча, башта аңа әнисе шалтраткан, полиция килеп сине эзләде дигән. Эштән соң ул 10нчы полиция бүлекчәсенә киткән, аңа эзләүдә тормыйсың дигәннәр. Шуннан соң аны 7нче полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. Янгиров әйтүенчә, аны бер полиция хезмәткәре кыйный башлаган, наркотиклар ташлап калдыру белән янаган, көчләгән өчен тоткарланганнар янына изоляторга ябу белән куркыткан. Егет полиция хезмәткәре "МИР" сәүдә күңел ачу үзәгенә язу турындагы гаепне үз өстемә алырга, үземә каршы күүрсәтмәләргә мәҗбүр итте ди.

Мәхкәмәдә Янгиров Баймактагы протест чараларын хупламыйм, хакимият алмашынуын хупламыйм, Украинадагы сугышка каршы түгелмен дигән. Шулай ук аңа бер видео күрсәткәннәр, анда кемдер ул яши торган күпфатирлы йортка битлек киеп керә. Янгиров бу видеода мин түгел дигән һәм бу сәгатьтә өйдә булуын әйткән, моны компьютердагы, телефондагы браузерның тарихын карап раслап була дип әйткән.

Ир тоткарланганнан соң үзен медпунктка алып китүләрен сөйли, анда аның тән җәрәхәтләре юк дигәннәр. Әмма адвокаты һәм әнисе белән баргач, башка медицина оешмаларында бөтен тәнендә күпсанлы бәрелгән урыннар булуы ачыкланган.

Адвокаты әйтүенчә, Янгиров җәфалауларны туктату өчен үзенә каршы күрсәтмәләр биргән.

Полиция хезмәткәре исә башкача аңлата. Янәсе Янгиров сорау алган вукытта бөтенесен җентекләп сөйләгән. Аңа дусты мең сум акча эшләргә тәкъдим иткән, моның өчен Башкортстанда протест белдерүчеләрне хуплап буяу белән берәр күренә торган урынга теләсә нинди сүз язарга кирәк булган. Мөгаен Баймактагы протестлар күз уңында тотыладыр. Полиция хезмәткәре әйтүенчә, Янгиров бу эшне эшләгән һәм дустыннан мең сум алган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG