Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимер юлда тоткарлыклар сәбәпле Татарстанга цемент 40 көнгә кадәр соңарып кайта


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Цемент кайтуын көтүчеләр моңа Горьковский тимер юлын гаепли. Бер атнада кайтырга тиешле төзелеш йөкләре 40 көнгә тоткарлана ди. Ә Горьковский тимер юлы эшмәкәрләргә сылтый: безнең гаеп юк, вагоннарны вакытлыча тауар саклау өчен дә кулланалар да, алар тик тора, шуңа тыгынлыклар тудыра дип аңлата.

Февральдә Татарстанның төзелеш комплексы кинәт кенә цемент кайтартуда авырлыкларга юлыккан. Меңләгән тонна цемент Горьковский тимер юлында тоткарланып калган.

Бетончылар чаң кага: цемент төялгән вагоннар станцияләрдә 40 көн һәм хәтта аннан да озаграк тоткарланып тора ди алар. Шул ук вакытта бу өлкәдә эшләүчеләр әйтүенчә, нормаларга ярашлы ул бер атна эчендә кайтырга тиеш.

Бу хакта җитештерүчеләргә сылтама белән Бизнес Онлайн яза.

— Тимер юл бик начар эшли дип сөйләгән "Цементоптторг-СтройСервис" мөдире Андрей Шишикин. — Бер айдан да азрак вакыт эчендә китерүне инде көтмибез дә! Кайвакыт станция безнең тәэмин итүчегә линиядә йөкләнеш күп дип, тауар җибәрмәскә куша. Аның сүзләренчә, йөзләп вагон даими рәвештә юлда тик тора. Ә бит бу тауарлар өчен 50 миллион сумга якын акча түләнгән, дип искәртә ул.

Басма әңгәмәдәшләре цемент белән тәэмин итүдә тоткарлыклар моңа кадәр булганын искәртә, ләкин гадәттә бу төзелеш сезоны башында, ягъни май-июль айларында булган.

— Цемент җитештерүчеләр төгәл эшли, әмма йөкләр станцияләрдә тыгылып кала. Мәсәлән, безнең әйберләр Лагерная станциясенә бара. 5 февральдән 29 февральгә кадәр 47 вагонны алуда проблемнар булды. Аларның һәрберсе 70 тонна, бу 3 мең тоннадан артык цемент дигән сүз ", диде Берләшкән бетон ширкәте" вәкиле Сергей Кузнецов.

Элегерәк бу проблем турында үзенең Telegram-каналында Русия Думасы депутаты Илья Вольфсон да хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, бу ел башыннан Юдино һәм Канаш станцияләрендә төзелеш йөкләренең вакытында килеп җитмәве белән бәйле 21 очрак турында билгеле.

Ул Русия тимер юллары (РЖД) идарәсе рәисе Олег Белозеровка мөрәҗәгать итеп, бу хәлгә ачыклык кертүен сораган. Шулай ук Русия баш прокуроры Игорь Красновтан һәм тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан тикшерү үткәрүен сораган.

"Бизнес Online"-га Горьковский тимер юлында вагоннарның тоткарлаунын кире какканнар, төзелеш йөкләре логистикасындагы проблемнар янәсе безнең аркада килеп чыкты дигән сүз дөреслеккә туры килми, дигәннәр.

Оешма вәкиле әйтүенчә, эшкуарлар вагоннарны вакытлыча тауар саклау өчен дә куллана, шуңа вагоннарның тыгылып калуына бу да сәбәпче булырга мөмкин.

  • Горьковский тимер юлы - "Русия тимер юллары"ның төбәкләрдәге 16 филиалыннан берсе. Ул Түбән Новгород, Владимир, Мәскәү, Киров, Рязнь өлкәләрендәге һәм Татарстан, Чуашстан, Удмуртия, Мордовия, Мари Иле кебек республикалардагы тимер юл инфраструктурасын колачлый. Әгерҗе-Солдатка линиясе Башкортстан республикасы, Пермь крае һәм Свердлау өлкәсе аша үтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG